+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 октябрь 2023, 04:49

Каһарманнар туган җир

Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында урнаштырылган һәйкәл зур тәрбияви әһәмияткә дә ия.

Каһарманнар туган җирКаһарманнар туган җир
Каһарманнар туган җир
Ватан өчен җанын фида кылган Иске Калмаш авылы егетләре Җиңү паркында барлык төр хәрби гаскәрләр ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар батырлыгын мәңгеләштерү йөзеннән һәйкәл куярга карар иткән иде.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, тарих яшь буынның күңелендә сакланырга тиеш. Күптән түгел авылның яше-карты тарихи хәтерне саклау максатында урнаштырылган һәйкәл ачу тантанасына җыелды.
Тантаналы да, сагышлы да һәм бер үк вакытта якташ каһарманнарыбыз белән горурлану хисләре дә уяткан көн булды ул. Ил алдындагы хәрби бурычын үтәгән ир-егетләр генә түгел, хәтта өлкән сыйныфта укучы үсмерләр дә хәрби кием кигән иде. Җыелучыларның барысы да Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларның ташка уеп язылган исемнәрен тагын бер тапкыр күздән кичерде.

Сугышта Иске Калмаш авыл биләмәсеннән барлыгы 903 кеше, җидесе – хатын-кызлар катнашкан, шуларның 386сы яу яланында ятып калган. Ата-бабаларның данлы юлын яшьләр дәвам итә. Әфганстан сугышында 18 егетебез катнашты. Кызганычка каршы, авылдашыбыз Ирек Шакировка туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Ул Баһрам һәм Кабул тирәсендә барган сугышларда разведка взводы командиры ярдәмчесе булып хезмәт иткән. Солдат хезмәтен тәмамларга нибары дүрт ай калгач, тиңсез алышта батырларча һәлак була. Үлгәннән соң, “Кызыл йолдыз” ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Дистәдән артык ир-егетебез Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Әлеге вакытта 14 егетебез махсус хәрби операциядә катнаша. Күптән түгел авыл халкы зур кайгы кичерде: махсус хәрби операция барышында каһарманнарча һәлак булган Руслан Кашаевны соңгы юлга озатты.

Бүгенгедәй җитди сынаулар чорында яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү аеруча мөһим. Бу җәһәттән Самат Гыйльванов җитәкләгән Иске Калмаш урта мәктәбендә игътибарга лаек эшләр башкарыла. Илнең киләчәген тәэмин итәрдәй ватанпәрвәрләр тәрбияләү, яугирләребезнең исемен мәңгеләштерү буенча даими чаралар үткәрелә.
Һәйкәл ачу тантанасын район хакимияте башлыгы урынбасары, район Советы рәисе Фаил Ишморатов ачты. Русия һәм Башкортстан гимннары яңгыраганнан соң, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Соколов, район Советы депутаты Айдар Насыйров, авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рөстәм Макулов, авыл старостасы Илфат Хаҗиев чыгыш ясадылар. Һәйкәлне Чечнядагы канлы бәрелешләр ветераны Ранис Тимашев һәм отставкадагы полковник Данил Шакиров ачты. Тирә-якны балкытып, хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә 15 байрак күтәрелде.

Район тормышындагы әлеге вакыйганың тәрбияви әһәмияте дә гаять зур. Игелекле гамәлне башкаруда депутат Айдар Насыйров, иганәчеләр Ришат Арсланов, Илмир Еникиев, Зилә һәм Рамил Йосыповлар, Рамил Агиев, Нияз Казаев, Зилфәт Сакаев һәм Иске Калмаш яшьләренең өлеше зур булды. Авыл халкы аларга зур рәхмәт белдерде.

Әйтеп бетерә алмаган сүзләремне үземнең шигырь юллары белән җиткерәсе килә.

Күбәләкләр булып
кайтты җаның
Күбәләкләр булып, талпыныплар,
Талпыныплар кайтты җанкаең.
Чын каһарманнарча һәлак булдың,
Изге яуда тамды ал каның...
Күз алдыма килеп басты менә
Белем алган мәктәп елларың.
Колагымда һаман яңгырый сыман
Иҗат иткән шигырь юлларың.
Үзең шаян, үзең җитез идең,
Матурлыкны һәрчак яраттың.
Туган илең, туган җирең өчен
Чын күңелдән үзең җан аттың.
Кешелекнең иминлеге өчен
Өзелде бит синең җаннарың.
Туган җиргә ерак юллар аша
Кайтып җитте инде даннарың.
Курку белмәс егет икәнлегең
Кереп калыр безнең күңелгә.
Тыныч йокла, сине онытмабыз,
Урының булсын оҗмах түрендә.

Руниза Даутова.
Чакмагыш районы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас