+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 октябрь 2023, 09:00

Әнисе СВОдагы улына машина җибәргән

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе улына җиңел автомобиль сатып алган.

Әнисе СВОдагы улына машина җибәргәнӘнисе СВОдагы улына машина җибәргән
Әнисе СВОдагы улына машина җибәргән
Техниканы сугышчыга гуманитар конвой белән тапшырганнар. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә Мәчетле районы хакимияте башлыгы Фәнис Әсәдуллин хәбәр итте.

Фәнис Әсәдуллин сугышчыларга заявкалары буенча тепловизор, мунча өчен мич, эретеп ябыштыру аппаратлары, бензопычкылар, генераторлар, газ плитәсе, электродлар, блиндаж шәмнәре, газ баллоннары, көрәкләр китерелгәнен сөйләде. Алгы сызыкта хәрби бурычларны үтәүче ир-атлар, кораллардан һәм махсус җиһазлардан тыш, медицина препаратлары, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, җылы әйберләр, термобелье һәм мәчетлелеләр куллары белән ясалган маскировка челтәрләре алган.

"Сугышчыларыбызның кәефе күтәренке, рухлары нык. Һәркем гаиләләренә, якыннарына һәм барлык мәчетлелеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп җибәрде. Алардан үз районнарына карата да яхшы сүзләр ишеттек. Сугышчылар бердәм, аларның хезмәте турында командирлар уңай фикерләр әйтә, — ди Фәнис Әсәдуллин. - Егетләр Ватанны саклый, безнең бурыч — аларга ышанычлы тыл тәэмин итү. Алар барысы да Геройлар һәм без аларның һәрберсе белән горурланабыз. Районның барлык ваемсыз булмаган кешеләренә, эшкуарларга һәм оешмаларга, мәктәпләргә гуманитар ярдәм җыюда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм".

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас