+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
25 октябрь 2023, 10:00

"Җылы караватларны ташлап - окопларга!"

"Айболит" позывнойлы яугир яхшы эшен, вазыйфасын калдырып алгы сызыкка киткән.

"Җылы караватларны ташлап - окопларга!""Җылы караватларны ташлап - окопларга!"
"Җылы караватларны ташлап - окопларга!"
Башкортстан нефтьчесе җылы офисын калдырып, кешеләрне коткару өчен СВОга киткән.

Октябрьскийдан «Айболит» позывнойлы яугир җылы офисын окопларга һәм җиңү өчен көрәшкә алмаштырган. Беренче белеме буенча ул - табиб, әмма нефть университетын да тәмамлаган. Соңгы елларда төньякта "нефтянка"да бораулау буенча әйдәүче инженер булып эшли. Эшкә ак күлмәк киеп һәм галстук тагып йөри, яхшы хезмәт хакы ала, алга таба да шулай яши алыр иде.

"Әмма бер иртәдә башыма барып җитте: мин бит табиб, миннән анда нефтьчегә караганда күбрәк файда булачак", - дип сөйли ул "Туймазы-ТВ"га.

"Айболит" Доставалов исемендәге батальонга языла, хәзер медицина взводы командиры урынбасары булып хезмәт итә һәм инде бер елга якын алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм күрсәтә.

"Минем өчен патриотизм - ир-егетләрнең ил өчен гаиләләрен, яраткан эшләрен, әти-әниләрен калдырырга, җылы караватларын ташлап, үз Ватаны өчен окопларда һәм блиндажларда яшәргә әзер булуы. Менә нәрсә ул. Күпләр шикләнә, уйлый, батырчылык итә алмый, әмма бер көнне алар да уяначак, аларда шундый ук «щелчок» булачак, һәм алар хәрби комиссариатка барачак", - ди "Айболит".

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас