+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 октябрь 2023, 17:10

Радий Хәбиров Түбән Новгородта иреклеләр белән очрашты

Бүген, 26 октябрьдә, Түбән Новгород өлкәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Салават Юлаев исемендәге Росгвардиянең икенче иреклеләр батальонының хәрби күнекмәләр урынында булды. Төбәк җитәкчесе шәхси составны әзерләү шартлары белән танышты һәм хәрби хезмәткәрләргә бүлекчә байрагын тапшырды.

Радий Хәбиров Түбән Новгородта иреклеләр белән очраштыРадий Хәбиров Түбән Новгородта иреклеләр белән очрашты
Радий Хәбиров Түбән Новгородта иреклеләр белән очрашты

Батальонның иреклеләре СВОда катнашу тәҗрибәсе булган инструкторлар җитәкчелегендә хәрби күнекмәләр уза. Радий Хәбиров казармаларда булды, шулай ук ашханәне, актлар залын, урындагы музейны карады һәм төбәк хәрбиләре белән аралашты. Башкортстан Бшлыгы иреклеләрнең махсус хәрби операциягә бару карарын билгеләп үтте һәм аларны республика якташларына ярдәм итү буенча барлык йөкләмәләрне үтәячәгенә ышандырды.

- Бүген без хәрби бурычларны үтәргә Русия милли гвардиясе гаскәрләре составында тагын бер ныклы, көчле бүлекчә җибәрәбез. Ватанны якларга карар иткәнегез өчен барыгызга да рәхмәт әйтәм. Республика исеменнән сезгә тирән ихтирам белдерәм. Сезнең ярдәмегез, һичшиксез, бик мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе шулай ук Русия милли гвардиясе гаскәрләре командованиесенә батальонның шәхси составын сыйфатлы әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм сугышчыларга уңышлы хезмәт күрсәтүләрен теләде.

Журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров батальон сугышчылары белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм алга таба да хәрби хезмәткә керергә теләүчеләр белән эшләү турында сөйләде.

- Егетләр үзләре дә батальонның Салават Юлаев исемен йөртүен теләде. Ике атна дәвамында алар хәрби күнекмәләр үтә һәм дислокация урынына китәчәкләр. Безнең сугышчылар вакытны файдалы үткәрде, яхшы хәрби әзерлек үтте. Мин бик горурланам һәм бер үк вакытта алар өчен борчылам. Шуңа күрә аралашу вакытында һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итүләрен, үзләрен саклауларын үтенәм, - дип билгеләде төбәк җитәкчесе.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас