+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
3 ноябрь 2023, 02:30

Фәнис турында мультфильм төшереләчәк

Бу хәбәрне халык төрлечә кабул иткән. Күпләр аңламаган...  

Фәнис турында мультфильм төшереләчәкФәнис турында мультфильм төшереләчәк
Фәнис турында мультфильм төшереләчәк

Башкортстанда 3,6 миллионга "безбашенный" Фәнис буларак билгеле булган хәрби турында мультфильм төшереләчәк.

Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортостан» киностудиясе (Мәдәният министрлыгы контролендә) мультипликатор, «Урал-батыр һәм Самрау патшалыгы» мультфильмын төшерүче Дамир Мөхәммәтьяров белән Русия армиясе яугире Фәнис Хөсәенов турында анимацион фильм төшерү өчен ике контракт төзегән.

Башкаручы анимация тасмасын җитештерүгә әзерлек алып барырга, шулай ук «Безбашенный» эшче исеме астындагы мультфильмны төшерергә тиеш булачак.

«Барс 17» батальонында хезмәт иткән Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов нацистларның җиде сугышчысы белән алышуы, бер әсирне кулга алуы һәм Украина бронетранспортерын урлавы белән дан алды. Гыйнварда аның үлеме турында билгеле булды.

Әлеге хәбәрне ишеткән кешеләр төрле фикер белдергән. "Аның турында кино төшерергә кирәк", "мультфильм -көлке бит бу", "нигә Фәнис турында гына?", "мультик карикатура булачак", дигәнрәк фикерләр язганнар. Ә сез ничек уйлыйсыз?

 

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас