+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
4 ноябрь 2023, 04:35

"Безнең җылы барып җитсен иде"

Дүртөйледә балалар яугирләргә посылка әзерләгән.

"Безнең җылы барып җитсен иде""Безнең җылы барып җитсен иде"
"Безнең җылы барып җитсен иде"

"Арина белән Кәрим безнең шәһәргә картәниләренә кунакка кайттылар, аларга Дүртөйледән Сабрина да кушылды", - дип яза Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.

"Шулай итеп, яшь патриотлар бергәләп фронтта булганнарны кайгырту аша Ватанга тугрылыкларын белдерергә карар итә. Аларның абыйлары алгы сызыкта хезмәт итә - көндез дә, төнлә дә безнең тынычлыгыбызны һәм иминлегебезне саклый.

Балалар үз куллары белән солдатлар өчен камыр ризыклары әзерләргә булган. Токмач кискәннәр, ул - безнең милли ризыгыбыз,  өйдә аерым бер җылылык белән әзерләнә. Алар өй җылысының бер өлешен аларга да җибәреп, сугышчыларыбызга көч бирергә, бу көзге көннәрдә җаннарын җылытырга тели.

Без мондый яшьләрнең үсүе белән горурланырга тиеш. Патриотизм сүзләр белән генә чикләнми, ә эшләрдә күренә!

Безнең ил шундый ук бердәм, көчле булып калсын һәм безнең лаеклы киләчәгебез булсын! Җиңү өчен! Бәхет өчен! Тынычлык өчен!"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас