Ул әле Кызыл Лиман юнәлешендә ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе, хәрби санитар вазыйфасында хезмәт итә.
Без Радик Динәхмәтов белән бәйләнешкә кердек. Ул безгә үзен бик яхшы хис итүен әйтте.
"Яхшы кәеф белән кайтып киләбез. 200 солдатның да рухы күтәренке, әлхәмдулиллаһ. Юл бик хәерле. Башкортстан җитәкчелеге җибәргән биш автобус безне исән-имин алып кайтып бара. Безнең бөек символларыбыз - Русия һәм Башкортстан флаглары җилфердәп, безгә көчле хисләр бирә. Тиздән өйдә булачакбыз, насыйп итсә", - ди Радик.
Исән-имин күрешергә язсын, егетләр!