+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 ноябрь 2023, 04:27

Батырыбыз матуры белән кавышкан

Тәтешле районында СВОдан кыска вакытлы ялга кайткан яугир белән аның кәләшенә никах укыганнар һәм бөтен авыл белән бәйрәм иткәннәр.

Район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов яшьләрне гаилә кору белән котлап, яшьләргә бергәләп шатлыкта яшәргә һәм киртәләрне җиңәргә, һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә бер-беребезгә таяныч һәм ярдәм булырга, яугиргә безнең уртак җиңүебез белән тизрәк исән-сау өйгә кайтырга язсын дип теләгән.

Яшьләрьне бөтен Боргынбаш авылы котлаган, бәләкләр биреп, хәерле, имин тормыш теләгән.

"Мәхәббәт, бәхет һәм яңа гаилә туу өчен урын һәм вакыт булганда, киләчәкнең дәвамы, якты. Яшьләргә чиксез бәхет һәм мәхәббәт телим, бергәләп шатлык белән очрашырга һәм киртәләрне җиңәргә, һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә бер-беребезгә таяныч һәм ярдәмче булырга телим», - дип язган Фәнүр Шәйхисламов социаль челтәрләрдә.

 

Без дә яшьләргә акошлар мәхәббәте, илебезгә тынычлык телибез!

Фото: Фәнүр Шәйхисламовның социаль челтәреннән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас