Безгә кунакка махсус хәрби операциядә катнашучылар - "Әсән, "Алпан" һәм "Акбарс" позывнойлы батырлар килде.
Чараны "Әсән" "Саумы, туган якларым!" дигән җыр белән ачты.
- Шундый җырлар, шигырьләр, балалардан килгән хатлар рухи көч, илһам һәм хәрби эшебездә зур этәргеч бирә. Җыр-моң анда дәвам итә. Буш вакытларда егетләр өчен флейтада уйнарга тырышам. Алар бу гамәлне миннән көтеп кенә тора.
Мин санитар-водитель булып хезмәт итәм. Төрле хәлләр күрергә насыйп булды, әмма махсус хәрби операциядә катнашырга кабул иткән карарны кылганыма бер дә үкенмәдем. Үз илемне саклавым, хезмәттәшләрем, ярдәм күрсәтеп торган халкым, илем белән горурланам, - диде ул.
"Алпан" махсус хәрби операциянең иң кайнар урынында, алгы сызыкта хезмәт итә. Аның сүзләренә караганда хәлләр катлаулы, әмма безнең солдатларның рухы көчле һәм Җиңү, әлбәттә, безнеке булачак.
- Без иң алгы сызыкта торабыз. Мин рота командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары булып хезмәт. Шуңа күрә без сезнең белән хезмәттәшләр дип әйтергә була. Мин һәрвакыт солдатлар белән элемтәдә. Төрле хәлләр күрергә насыйп булды. Биредә төрле кешеләр хезмәт итә, әмма сугыш барыбызны берләштерде һәм барыбызның максатыбыз бер - Җиңү, - диде "Алпан" позывнойлы якташыбыз.
"Акбарс" Чечня сугышларында да катнашкан. Махсус хәрби операциядә дә катнашырга ул үз теләге белән килгән.
- Мин үземне проффессиналь хәрби дип саныйм. Чөнки минем 15 ел дәвамында армиядә хезмәт итү тәҗрибәм бар. Шуның өчен махсус хәрби операциягә бару миңа җиңел бирелде. Мин беренчеләрдән булып алгы сызыкка киткән Шәйморатов исемендәге батальонда хезмәт итәргә теләк белдергән идем, тик сәламәтлегем белән проблемалар булу аркасында ул вакытта мине алмадылар. Чираттагы тапкыр хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иткәч, "Башкортостан" полкына эләктем. Бүген ягулык-майлау материаллары ташу ротасында хезмәт итәм.
Гомумән алганда, үз илемне саклый алуым белән горурланам, - диде "Акбарс".
Якташ солдатларыбызның сүзләренә караганда, алар барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителгән. Республика җитәкчелеге аларны бар яклап та хуплап тора, даими рәвештә гумконвой килә. Барлык килеп чыккан проблемалар тиз вакытта хәл ителә. Батыр солдатларның һәрберсе безнең илебезнең Җиңүенә ышана һәм бу вакыт тизрәк килеп җитү өчен барлык көчен биреп көрәшә.
Динар Кәлимуллин фотолары.