

ЦУРда үткән Хөкүмәт киңәшмәсендә кран-манипулятор җиһазлары җитештерүче «ИНМАН» җәмгыятенең эшчәнлек нәтиҗәләре каралды, шул чакта компания җитәкчесе Виталий Пилацкий эшче куллар җитмәве турында сөйләде.
Радий Хәбиров, агымдагы елда керемнәрне 3,5 тапкыр арттырган предприятиенең уңышларын югары бәяләп, кадрлар белән ярдәм вәгъдә итте. Республика Башлыгы мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдинга профильле ссузларда бюджет урыннарын арттыру мәсьәләсен карарга кушты.
- Машина төзелеше колледжларында предприятие өчен кирәкле белгечлекләр буенча бюджет урыннары санын шактый арттырырга кирәк. Сезне ярдәмсез калдырмаячакбыз, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.
Ул искәрткәнчә, ОДК-УМПОның кадрлар проблемаларын хәл итү өчен Хөкүмәт программасы булдырылган, чөнки бу зур компаниягә өстәмә рәвештә 4800 хезмәткәр кирәк.
- Сезгә андый зур күләм кирәк түгел, шуңа күрә без сезгә башка төрле чаралар белән дә ярдәм итә алырбыз дип өметләнәм, — диде Радий Хәбиров Ишембай компаниясе җитәкчесенә.
Виталий Пилацкий сүзләренчә, хәзер «Инман»да 546 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 92 мең сум тәшкил итә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы