Мәгълүм булуынча, Русиядә быел 18 яшьтән 27 яшькә кадәр барлык ир-егетләр армиядә хезмәт итәргә тиеш. Хәрби хезмәткә чакыру компанияләре елга ике тапкыр уза. 2008 елдан аның вакыты бер ел тәшкил итә.
Русиядә Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне Президент Борис Ельцинның 1992 елдагы указы буенча 15 ноябрьдә үтә. Аның максаты – игътибарны патриотик тәрбия бирүгә юнәлтү. Нигездә, бәйрәмне хезмәте армия белән бәйле кешеләр билгели. Бу көнне Русия авыл-шәһәрләрендә, күбесенчә хәрби комиссариатлар көче белән, армиягә чакырылучылар өчен патриотик чаралар, ветераннар белән очрашулар, хәрби частьларга экскурсияләр, хезмәткә чакырылучыларның әти-әниләре өчен консультацияләр оештырыла.
Агымдагы көзге чакырылышта Башкортстаннан хезмәт итү урыннарына 4 меңнән артык кеше китәчәк. Башкортстанның хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич билгеләп үтүенчә, яңа чакырылучылар махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелми. Хәрби хезмәткәрләр белән Кораллы Көчләрнең барлык төр гаскәрләре, шулай ук, башка федераль башкарма власть органнарының хәрби частьлары комплектланачак. Чакырылучыларны җыелу пунктыннан гаскәрләргә озату октябрь уртасында башланды. Һәр чакырылучы кием комплекты, несессер, азык-төлек һәм махсус әйберләр белән тәэмин ителә.
– Шунысын да билгеләп үтәргә телим: әлеге чакырылыш чаралары махсус хәрби операция үткәрү белән берничек тә бәйле түгел. Элеккечә, ул Русия Федерациясе законнары белән билгеләнгән срокларда һәм планлы тәртиптә 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр гамәлгә ашырыла, – диде Михаил Блажевич. – Чакыру буенча барлык хәрби хезмәткәрләр, белгечлекләре булуга карамастан, подразделениеләргә җибәрелә һәм Русия Федерациясе территориясендәге даими дислокация пунктларында хәрби хезмәт үтәргә озатыла, ә хезмәт срогы тәмамланганнар хәрби хезмәттән азат ителә һәм туган якларына кайтарыла.
Күптән түгел хәрби хезмәткә көзге чакыру кысаларында Башкортстанның республика җыелу пунктында әлеге датага багышланган тантаналы митинг узды. 100гә якын егетебез Ульяновск, Екатеринбург, Владикавказ шәһәрләренә юл тотты. Яшьләр Росгвардия һәм Коры җир гаскәрләрендә хезмәт үтәчәк.
Ватанны саклаучылар алдында үгет-нәсыйхәт сүзе белән Башкортстанның хәрби комиссары, полковник Михаил Блажевич, дини конфессияләр вәкилләре, хәрби хезмәт ветераннары чыгыш ясады.
– Армия – һәр яшь кешегә үтәргә кирәк булган җитди тормыш мәктәбе. Сезгә, хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр, хезмәтегез вакытында ныгып, хәрби бурычның нәрсә икәнен, илебезнең чын яклаучысы кем икәнен аңлавыгызны телим. Тугрылык һәм горурлык белән хезмәт итегез, иптәшләрегез турында онытмагыз, әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга шалтыратып торыгыз, – диде комиссар.
Армиядә хезмәт итү – ир-егет өчен зур абруй. Ул – һәр егетнең ил алдындагы изге бурычы. Хезмәткә чакырылучылар да, үсеп килүче буын да бу хакта онытмаска тиеш.
Ример НАСРЕТДИНОВ.