

Аның контракт хезмәтенә китүенә ике ел тулды. Аңа егерме биш яшь. Флүзә Әлтаф кызы белән Рамил Карам улының күпбалалы гаиләсендә үскән. Армия хезмәтен тутырып кайткач, контракт буенча янә хәрби хезмәткә юлланган. Дүрт ай үткәч, илдә махсус хәрби операция игълан ителә һәм райондашыбыз башка хезмәттәшләре белән бергә шунда юллана.
Сынатмый, зарланмый кыю йөрәкле механик-водитель. “Сугышчан батырлыклары өчен” медаленә лаек булган ул.
Махсус хәрби операциядә контракт буенча катнашучы яугирнең ата-анасы гаиләгә көнкүреш шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәткәннәре өчен урындагы җитәкчеләргә чиксез рәхмәтле.
– Әлегә кадәр өебез зәңгәр ягулыкка тоташтырылмаган иде. Сертификат юлладык һәм безгә йөз мең сумлык сертификат бирделәр. Шул акчаларга газ казанлыгы һәм плитәсе сатып алдык, монтаж эшләрен башкарттык. Җитмәгән өлешенә чак кына өстәргә туры килде. Улыбыз әлеге вакытта яныбызда булмагач, аның өчен каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга түләүләрдән азат иттеләр. Мал-туар асрап яшәгәч, фураж белән тәэмин иттеләр. Бу изгелеге өчен җаваплылыгы чикләнгән “Рассвет” җәмгыяте рәисе Фидарит Мирхазовка чиксез рәхмәтлебез. Җәмгыятьтән өч центнер бодай, шәхсән үзеннән ике центнер солы белән тәэмин итте, сигез төргәк салам бирде. Ә Аскын урман хуҗалыгының Балтач участогы лесничие Айдар Аллаяров (сорамасак та), безнең турыда ишетеп, үз теләге белән буе белән биш кубометр каен китерде. Улыбыз сайлаган юлның ни дәрәҗәдә кирәклеген, мөһимлеген аңлап, гаиләбез турында зур хәстәрлекләр күргән җитәкчеләргә, изге күңелле райондашларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Бала өчен, кайда гына булса да, ата-ананың йөрәге тыныч түгел. Хәстәрлеккә чолгангач, үзебезне җәмгыятебезгә кирәкле кешеләр итеп тоябыз һәм иртәгәсе көнгә күңелдә өмет уты көчәя. Балаларыбыз тизрәк исән-имин булып, җиңү яулап кайтсыннар! – ди Флүзә Әлтаф кызы.
Иске Тимкә авылына караган Богдан авыл биләмәсеннән өч ир-егет әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның икесе – контрактчы, берсе үз теләге белән юлланган. Авыл хакимиятенең эшләр башкаручысы Фирүзә Әбделхакова белдерүенчә, аларның гаиләләре турында да шундый хәстәрлек күрелә. Урындагы җитәкчелек ата-аналарының хәлләрен белешеп, мохтаҗлыкларын сорашып тора.
Махсус хәрби операциядә катнашкан барлык ир-егетләргә дә сау-сәламәт булып, Җиңү яулап кайтуларын телибез!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.