+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 ноябрь 2023, 07:15

Радик Динәхмәтов - Халык артисты

Берничә минут элек атналык оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров музыкант, махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Радик Динәхмәтовка "Башкортстанның халык артисты" исемен бирде.

Радик Динәхмәтов - халык артистыРадик Динәхмәтов - халык артисты
Радик Динәхмәтов - халык артисты

Ул аңа югары һөнәри осталыгы өчен лаек булды.

"Бу - чын ир-егетлек үрнәге. Ул үз теләге белән СВОга барырга карар итте һәм үзенең хәрби бурычын үти», - диде Радий Хәбиров, бүләкне тапшырганда.

 Радик Динәхмәтов республика Башлыгына зур рәхмәтләрен күндерде һәм СВО зонасында ул санитар-водитель булып эшләгән Таһир Кусимов исемендәге батальонда Радий Хәбировның "Башкортстан, алга!" дигән сүзләрен һәрдаим истә тотуларын әйтеп, аларның сәламнәрен, рәхмәтләрен җиткерде.
 

Тагы да ул хөрмәт йөзеннән төбәк Башлыгына егетләр җибәргән хәрби башлык бүләк итте. 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас