+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
20 ноябрь 2023, 20:38

Радий Хәбиров "Башкортостан" полкы хезмәткәрләре белән очрашты

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә "Башкортостан" мотоукчылар полкы сугышчыларының махсус хәрби операция бурычларын үтәве турында сөйләделәр.

Радий Хәбиров "Башкортостан" полкы хезмәткәрләре белән очрашты
Радий Хәбиров "Башкортостан" полкы хезмәткәрләре белән очрашты

Башкортстан Башлыгы полкның шәхси составының югары әзерлеген билгеләп үтте, шулай ук муниципалитетларга кече Ватаннарына ялга кайткан сугышчыларга игътибар күрсәтергә кушты.

- “Башкортостан” полкы махсус хәрби операция зонасында катлаулы бурычлар үти. Югалтулар да бар, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бүген полкның 200 сугышчысы отпускта. Муниципалитет башлыкларыннан егетләребез белән очрашуларны мөмкин булганча оештыруларына аерым игътибар итүләрен сорыйм.

Төбәк җитәкчесе генерал Шәйморатов медальләрен СВОда катнашучылар Рөстәм Шаһабетдиновка һәм Денис Камалетдиновка тапшырды. Тагын бер хәрби хезмәткәр, танылган җырчы һәм музыкант, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен «Башкортстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: