+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
20 ноябрь 2023, 22:07

СВО ветераннарына, аларның гаилә әгъзаларына - аерым игътибар

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәрби бурычларны үтәгәндә җәрәхәтләр алган махсус хәрби операция хезмәткәрләре белән очрашты. Көн тәртибендә - хәрбиләрне реабилитацияләү һәм аларны төбәкнең иҗтимагый тормышына җәлеп итү мәсьәләләре.

СВО ветераннарына, аларның гаилә әгъзаларына - аерым игътибар
СВО ветераннарына, аларның гаилә әгъзаларына - аерым игътибар

- Безгә СВОда катнашучыларга, шул исәптән авыр яраланганнарга ярдәм итү системасының ничек эшләвен, сезгә нинди ярдәм кирәклеген, нинди чаралар сезнең өчен иң нәтиҗәлесе, ә кайсылары камилләштерүне таләп итүен аңлау мөһим, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, республика барлык хезмәткәрләр, аларның туганнары һәм якыннары турында кайгыртачак.

"Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина СВО ветераннары белән хезмәттәшлек турында тулырак сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, фонд белгечләре төрле юнәлешләр буенча эш алып бара. Бу - социаль ярдәм, медицина хезмәте, административ мәсьәләләр, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек, иҗтимагый проектлар һәм мәгълүматлаштыру.

Бу елның ноябренә фонд структурасында 50дән артык социаль координатор эшли. Алар барлыгы 10 меңнән артык халыкның мөрәҗәгатьләрен эшкәрткән.

Очрашуда катнашучылар җитди яралар алган хәрби хезмәткәрләрне комплекслы тернәкләндерү системасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

- Тиешле җиһазлар һәм компетентлы белгечләр булган җитди медицина учреждениеләре базасында дәвалану һәм тернәкләндерү узарга кирәк. Шул ук вакытта әлеге программаларның сезнең өчен нәтиҗәле һәм файдалы булуы мөһим, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: