Кырмыскалылылар “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” девизы астында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына төрле ярдәм күрсәтә. Яңа уку елы башлану белән әле бер, әле икенче мәктәптә ярминкәләр үткәрелеп килә. Укытучылар, укучылар, ата-аналар ярдәме белән һәм авыл халкы катнашлыгында оештырылган бу чараларда җыелган акча якташ яугирләребезгә мөһим әйберләр алуга юнәлтелә.
Сахай мәдәният йортының фойесы да ярминкә узган көнне умарта күчен хәтерләтте. Биредәге урта мәктәптә 200дән артык бала белем ала, аларның бер өлеше Бельский, Иске Шәрәй һәм Иске Акташ авылларыннан йөреп укый. Әлеге ярминкәдә, мәктәп укучыларыннан тыш, ата-аналар, укутучылар һәм битараф булмаган авыл халкы катнашуын исәпкә алганда, нинди күләмле чара килеп чыкканын күз алдына китерү авыр түгел.
Мондый чаралар Сахай авылы биләмәсендә даими үткәрелеп тора. Күрәсең, шуңа да балалар бу көнне үзләрен бик иркен һәм чын хуҗаларча тотты, сату эшендә дә остарып беткәннәр. Өстәл янына килеп, нәрсәдер алмый гына китү мөмкин түгел. Шулкадәр матур сүзләр табып, үзләренең әйберләрен мактыйлар.
Һәр сыйныфның өстәлендә бакчаларда үстерелгән яшелчә-җимеш, төрле-төрле ризыклар, кул эшләре урын алган иде. Шул ук вакытта һәрберсе аеруча үзенчәлекле булып тоелды. Мәсәлән, 9нчы сыйныфта 21 бала белем ала. Ничек эш итүләрен бераз гына күзәтеп торып та никадәр бердәм булулары күзгә ташлана.
– Укучылар бу эшкә зур теләк белән алынды. Нинди изге эш булуын барысы да яхшы аңлый һәм үзенең өлешен кертергә тырыша. Хәтта бергәләшеп акча җыеп, ит алдылар һәм шашлык әзерләделәр. Ул ярминкә башлануның беренче минутларында ук сатылып бетте, – ди сыйныф җитәкчеләре Гөлчирә Гыйззәтуллина.
Башлангыч сыйныфларның сәүдәсе дә бик җанлы барды, чөнки аларга әниләре һәм нәнәйләре ярдәм итте.
Укучылардан тыш, авыл кешеләре дә ризыклар пешереп алып килгән. Рәмилә Абдуллинаның коймаклары, бутербродлары “һә” дигәнче сатылып бетте. Мәгариф ветераны Әлфия Хәмитова да мәктәп һәм авыл тормышында актив катнашып яши. Бүген ул кызы Ләйсән әзерләгән тортлар, капкейклар белән сату итте. Бу акциядән уллары махсус хәрби операция зонасында булган ата-аналар да читтә калмады, әлбәттә. Шуларның берсе – Иске Шәрәй авылыннан Халидә Ямансарова. Гаиләдә биш бала тәрбияләнә, икенче улы Рамил инде елдан артык махсус хәрби операция зонасында. Егет берничә тапкыр кыска вакытлы ялда булып китте.
Әйткәндәй, сатучылар да, алучылар да бу көнне бик күп иде. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, бу чараның нинди максатта оештырылуын һәркем яхшы аңлый. Ә инде ата-аналар, сатуда гына ярдәм итеп калмыйча, сатып алучы ролен дә бик яхшы башкарды.
Ләкин өстәлләр бушау белән генә иганә акциясе тәмамланмады әле. Чараның икенче өлеше тамаша залында дәвам итте. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” акциясе чикләрендә оештырылган ярминкәдә катнашучыларның һәммәсе Сахай авылы биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бу көнне гомум көч белән 60 мең сумга якын акча җыелды. Моңа иң зур өлешне – 11 мең 600 сум җыеп, 4нче сыйныф укучылары кертте. Барлык акча да махсус хәрби операция зонасындагы якташларга кирәк-яраклар сатып алуга тотынылачак.
Шулай ук акция чикләрендә мәктәп укучылары арасында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” дигән рәсемнәр конкурсы игълан ителгән иде. Һәрбер сыйныф үзенчәлекле һәм бүгенге көн темасын ачык чагылдырган эшен тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче дип танылган 3нче, 2нче һәм 1нче сыйныф укучылары дипломнар һәм татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасыннан соң мәктәп укучылары, урындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Андагы һәрбер номер патриотик рух белән сугарылган иде.
Дөньяны изгелек коткарыр, диләр. Бу катлаулы чорда әнә шулай ярдәмләшеп, бердәм булып яшәргә тиешбез. Сахай мәктәбе дә шушы акция белән изгелекнең бер чагылышын күрсәтте. Иң мөһиме – укучыларның изге гамәле яугирләребезгә ярдәм булып ирешүдән тыш, көч, рух ныклыгы, җиңүгә ышаныч өстәсен иде!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.