

Республикадан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр ике атналык ялдан соң янә алгы сызыкка юл тотты. Озату тантанасы бүген «Уфа-Арена» Боз сарае каршындагы мәйданда узды. Яугирләрне озатырга аларның туганнары һәм якыннары килгән иде.
«Кабан» позывнойлы яугир Уфаның Дим районында яши. Аны озатырга бүген хатыны Айсылу кызы Самира белән килгән.
- Уңай кәеф белән китәм. Мин үткән елның сентябрендә мобилизацияләндем. Моңа кадәр армиядә хезмәт иткән идем. Ләкин хәзер мин үземне гомерем буе хәрби булган кебек хис итәм. СВОда радист булып хезмәт итәм. Ә Ватанга хезмәт итәргә карар иткәннәргә өйрәнү-учениедә игътибарлы булырга, остазларны тыңларга, махсус операция зонасында боерыкларны тайпылышсыз үтәргә һәм рух күтәренкелеген югалтмаска киңәш итәм, - диде ул.
- Гаиләләрегез, бөтен республика, бөтен ил сезнең белән горурлана. Кыска вакытлы яллардан соң сез кабат СВО зонасына Ватаныбызны батырларча якларга барасыз. Барыбыз өчен дә сез чын батырлык һәм патриотизм үрнәге булып торасыз. Онытмагыз, сезнең гаиләләр - безнең гаиләләр. Бу буш сүзләр түгел. Хезмәт иткәндә республика сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында кайгыртачак, - дип белдерде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.
Рәсми чыгышлардан соң сугышчыларга туганнары белән саубуллашу өчен вакыт бирелде. Шуннан соң яугирләр юлга кузгалды.
Исегезгә төшерәбез, контракт төзергә теләүчеләр түбәндәге ысуллар белән мөрәҗәгать итә ала:
- хәрби комиссариатка. Аларның исемлеге түбәндәге сылтама буенча;
- контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктына: Уфа шәһәре, Революцион урам, 156, тел.: 8 (347) 248-29-31, 248-18-63;
Русия Оборона министрлыгының рәсми сайтына: lkg.mil.ru;
- “Дәүләт хезмәтләре” порталында “Ирекле булу яисә контрактчы булу” электрон сервисы ярдәмендә;
- Ситуацион үзәккә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып: 122, өстәмә номер – 1, +7 (347) 218-19-19 (көн саен 8.00дән 20 сәгатькә кадәр).
Фото: resbash.ru