

Көндезге сәгать 11:00дә утызлап яугир, аларның туганнары һәм якыннары, балалары һәм хатыннары “Кайгылы ана” мемориалы янында җыелды. Хезмәткәрләрне “Башкортстан” мотоукчылар полкы командирының тәрбия эше буенча урынбасары, подполковник Рөстәм Шаһабетдинов һәм республиканың Хәрби дан музее директоры Илшат Үтәев сәламләделәр.
“Кайгылы ана” мемориалы локаль хәрби конфликтларда һәлак булган Башкортстан сугышчыларына багышланган. Ул Уфаның Җиңү паркы янында урнаштырылган. “Башкортостан” мотоукчылар полкы хезмәткәрләре мемориалга чәчәкләр салды.


Республиканың халык артисты, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ирекле хезмәткәр Радик Динәхмәтов республиканың Хәрби дан музеена "Әсән" дип язылган шевронын бүләк итте.
- Үзем Дүртөйле районының Әсән авылыннан. Шуңа позывноем да - “Әсән”, - дип аңлатты "Кызыл таң"га яугир. - Әлеге позывной белән авыл атамасы гына түгел, ә яраткан һәм хөрмәт иткән халкым бәйле. Һәм бу минем сугышчан рухымны һәрвакыт күтәренке тотты. Республикам белән горурланам! Шулай ук яугирләрнең һәм, гомумән алганда, халыкның илебез мәнфәгатьләрен якларга чыгуы аерым хөрмәткә лаек.


Алга таба хезмәткәрләр Хәрби дан музеена юлланды. Аның директоры Илшат Үтәев хезмәткәрләргә музей турында тулырак сөйләде. Яугирләрдә «Zащищая СВОй Донбасс» күргәзмәсе аеруча кызыксыну уятты. Экспозиция Башкортстанда туып-үскән, махсус хәрби операциядә катнашкан Русия Геройларына багышланган. Залда 4 якташыбызның – Игорь Насыйбуллин, Тамерлан ИлҺамов, Алмаз Сафин һәм Максим Серафимовның шәхси әйберләре, хәрби экипировкасы, төрле кораллары тәкъдим ителгән. Исегезгә төшерәбез, алар бу югары исемгә үлгәннән соң лаек булды.
«Башкортостан» ирекле мотоукчылар полкы хезмәткәрләре Хәрби дан музеена экскурсиягә килгән укучылар һәм студентлар белән дә аралашырга өлгерде.
- Күптән түгел мин үзем дә укытучы идем, сезнең кебек сабыйлар һәм балалар белән эшләдем. Шуңа күрә позывноем - "Учитель". Әлеге вакыйгалар башлангач, шунда ук Ватанны яклаучылар сафына бастым. Минем белән бергә хезмәт иткән егетләргә карасагыз - без барыбыз да төрле. Төрле яшьтәге, төрле районнардан, төрле һөнәр кешеләре. Без профессиональ хәрбиләр түгел, без - ирекле хезмәткәрләр. Мобилизацияләнгәннәр СВОга закон таләбе буенча бара, ә без - йөрәк кушуы буенча, - дип сөйләде аларга "Учитель".


Балалар, үз чиратында, яугирләргә сораулар да бирде. Кызларның берсе "Сез бик батыр кешеләр икәнсез!" дип соклануын яшермәде.