-11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
21 ноябрь , 10:45

Тыныч тормышта да сынатмаслар!

Махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Гафури районының Бурлы авылы егетләре бүген инде эшкә керешү хәстәрен күрә.

Тыныч тормышта да сынатмаслар!
Тыныч тормышта да сынатмаслар!

Махсус хәрби операция башлангач, Гафури районының Бурлы авылыннан биш егетне мобилизациялиләр, бишесе соңрак үз теләге белән нацистларга каршы көрәшкә китә.

Мобилизацияләнгәннәр арасында күрше генә яшәү­че ике дус егет тә була. Дамир Д. белән Илназ Г. махсус хәрби операция зонасы тарафларына бер көнне кузгалалар. Егетләр бер тирәдә хезмәт итә һәм бер көнне яралана. Госпитальдә ят­каннан соң Дамирны туган ягына ялга кайтарып җибә-рәләр. Без аның ата-анасы белән шул көннәрдә күреш-тек. Авыр яра алган Дамир бу вакытта Уфада госпи­тальдә сәла­мәтлеген ныгыта иде.

Венера белән Нәзир алты балага гомер бүләк иткәннәр. Кызганычка каршы, бер уллары яшьли мәр-хүм. Мобилизация игълан ителгән көннәрдә Дамир Себергә эшкә китәргә тиеш булган, ләкин 26 сен­тябрьдә якташлары белән яуга кузгалган.

— Беренче көннәрдән башлап, ул ел буена алгы сызыкта сугышты, — ди Венера. — Әлбәттә, ул бөте-несен дә сөйләп бармый. Анда чакта да сөйләмәде, кайткач та дәшми. Безне кызгана. Шулай да үзгәреп кайтуыннан күрәбез инде бик җиңел булмаганын. Аңа кадәр отпускыга да кайтып киткән иде. Барысы да яхшы иде дә, бер көнне машинада китеп барганда шартлатканнар. Улыбыз­ның кулбашы яраланган. Тагы да ашказаны белән бик интегә. Аны да нык кына тик­шертергә иде.

Күпбалалы гаилә заманында дәүләт ярдәме белән зур йорт бетереп кергән. Балаларына дөрес тәрбия биреп үс­тергән алар. Моны Да­мирның ничек хезмәт итүеннән дә күрергә була. Командирыннан кил­гән “Рәхмәт хаты”нда “хез­мәт­тәшләре арасында абруй һәм хөрмәт казана” диелгән. Анда: “Дамир — югары әхлакый сыйфатлар, хәрби бердәмлеккә, бурычка тугрылык үрнәге. Сез Ватанны саклаучы үстергән­сез, аның белән горурлана аласыз”, — дигән сүзләр дә бар.

Дамирның балачак дус­ты Илназга бу көнне ныграк эләгә. Машина шартлаганда аның кул чугы өзе­лә. Без авылга килгән көн­нәрдә ул Мәскәү өлкәсендә госпи-таль­дә ята иде. Бу хакта ишеткәч тә әнисе Гөлнара белән ике туганы аның янына барганнар, өч көн торып кайтканнар. Сә­фәргә бөтен авыл белән акча җыйган­нар.

— Бик ябыккан, йончыган иде. Алты наркоз үткәр­гән бит. Хәзер, шөкер, алга таба, — ди Гөлнара.— Кулсыз калуына бер көенсәм, исән калган дип, бер шатланам инде.
Гөлнара — дүрт бала әнисе. Ике улын беренче иреннән тапкан, ул вафат булгач, икенчегә кияүгә чыгып, тагын бер ул һәм бер кызга гомер биргән. Өлкән улы гаиләле инде. Без барганда 10 яшьлек кызы Или­заның да авырып торган көннәре иде. Өч ел элек ул велосипедтан егылып, аягын каймыктырган. Аннары остеопороз башланган. Әле бала коляскада гына утыра, укытучылар өйгә килеп белем бирә. Берничә айдан операция көтелә, аннары аягына басар, диләр.

Гөлнара үзе пешекче булып эшләгән. Әле авыру кызын карый. Улының Мәскәүдән кайтуын зарыгып көтә. Кулына бионик протез куярга тиешләр, аннан соң Илназ бөтен эшне дә башкара алачак, дип өметләнә ана.

Соңгы тапкыр шалтыратуыбызда Илназның госпи­таль­дән кайтуы билгеле булды. Аның кулына протез куйганнар. Егет инде эш тә белешкән. Шулай тормыш үз көенә дәвам итә. Сугышларда батырлык үрнәге күрсәткән егетләр тыныч тормышта да сынатмаячак.
Исегезгә төшерәбез. Башкортстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче ирек­леләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар 177, 122, 8 (347)218-19-19 телефоннары, Дәүләт хез­мәтләре аша, Башбат.рф рәсми сайтында кабул ите­лә.
 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в