Башкортстан яугирләре махсус хәрби операциядә батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтә. Алгы сызыкта хезмәт итүчеләр дә, тыл куәтен тәэмин итүчеләр яисә украин неонацистлары тарафыннан җимерелгән шәһәр-авылларны тергезүчеләр – һәммәсе дә Русиянең тарихи җирләрен дошманнан азат итүгә һәм олы Җиңүне якынайтуга бердәй өлеш кертә. Тыныч тормыштагы һөнәрен хәрби хезмәткә алыштырган батыр ир-егетләребез белән горурланабыз.
Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтовның берничә ай элек кенә музыка уен коралын хәрби коралга алыштыруы турында горурлык белән хәбәр итми калган матбугат чарасы, радио-телевидение калды микән? Гәзитебезнең күптәнге дустының мондый карары беренче карашка көтелмәгән кебек күренсә дә, аның белән әңгәмә барышында без җырчының махсус хәрби операциядә катнашу теләгенең бик күптән барлыкка килгәнен белдек.
Шуны да әйтергә кирәктер, якташлар гына түгел, дуслар буларак та еш кына бер-беребезнең хәлен белешеп тора идек. Ә җәй көне сөйләшкәндә аның: “Әй дускаем, эшләр бер дә шатланырлык түгел. Украина фашистлары белән елдан артык сугышкан Башкортстан егетләре сафына кушыласы килә. Филармониянең тынлы оркестры төркемендә яуда гомерләре өзелгән якташ батыр солатларыбызны соңгы юлга озату чараларында чыгыш ясыйм. Мондый хәлләрдән соң нинди уй-хисләр туганын үзең дә аңлый торгансыңдыр”, – дигән сүзләре истә калган. Бәлки, шушы вакыйгалар Радик Динәхмәтовка илгә җыр-моң белән генә түгел, ә кулга корал тотып хезмәт итәргә этәргеч биргәндер дә.
Ниһаять, күптән түгел, танылган җырчының махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтып килүе турындагы хәбәр Интернет челтәре аша яшен тизлегедәй таралды. Радикның “Саумы, туган якларым!” дигән җыры да әлеге видеоязмада Җиңү белән кайтып баручы солдат образын күз алдына китерде.
Җырчы-солдатның берничә көнгә генә туган ягына ялга кайтканын ишетү белән, “Кызыл таң” гәзите редакциясе аны очрашуга чакырды. Дүртөйледән махсус хәрби операциядә катнашып, шулай ук кыска вакытлы ялга кайткан “Алпан” һәм “Акбарс” позывнойлы батырлар белән Радик Динәхмәтовның редакциягә килүе гәзит тарихында зур вакыйгага әверелде.
Форсаттан файдаланып, “Әсән” позывнойлы яугир-җырчы белән шәхсән очрашып, берничә сорауга җавап бирүен үтендем.
– Радик дус, июль башларында очрашканда син яңа гына Донбасс якларыннан кайтуыңны, анда махсус хәрби операциядә катнашучы Башкортстан егетләре алдында чыгыш ясавыгыз турында сөйләгән идең. Шунда үзең дә бик җитди уйлар белән йөрүеңне әйттең, ләкин мин ул турыда төпченмәдем. Ә ул синең үз теләгең белән махсус хәрби операциядә катнашырга контракт төзү белән бәйле булган икән. Мондый уй һәм теләк кинәт кенә тумагандыр бит инде.
– Махсус хәрби операциядә катнашу турында ил күләмендә хәл-вакыйгалар куера башлагач та уйландым. Эш шунда, Башкортстан дәүләт филармониясенең тынлы оркестры, гадәттә, хәрби операциядә катнашучыларны алар хезмәт итәсе урынга озату чараларына чакырыла иде. Музыкант буларак, ул төркемдә мин дә бар идем. Сугыштан ялга кайтучыларны да һәрвакыт җыр белән каршы алдык. Иң авыры, әлбәттә, башларын яу кырында салган батыр якташларыбызны соңгы юлга озату чараларында катнашу иде. Мине мондый хәлләр бик тетрәндерде һәм хәрби комиссариатка баруымны ашыктырды.
Башкалабызның Үзәк базарыннан ерак түгел Цюрупа урамы буйлап барганда, еш кына хәрби хезмәткә чакыру буенча оештырылган вакытлыча пункт яныннан үтә идем. Мин аның яныннан беркайчан да тыныч кына үтеп китә алмадым. Шундагы “Пришло твое время! Мы ждем тебя, брат” дигән сүзләр күзгә бәрелгән саен, нәкъ миңа кагылган кебек иде бу чакыру.
Беркөнне шуннан мәгълүмати белешмә дә алып киттем. Бераздан Башкортстанда хәрби тынлы оркестр оештырылуы турында хәбәр ишеттем. Мин көтеп йөргән хәбәр ләбаса бу! Ике дә уйлап тормадым, “Минем вакыт җитте”, дип, Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карар иттем. Өстәвенә, 29 июнь көнне филармония оркестры белән Башкортстан егетләре хәрби күнекмәләр үткән урында чыгыш ясаган идек. Шул көнне Башкорстстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортостан” беренче мотоукчылар полкына тантаналы рәвештә хәрби байрак та тапшырды. Шушы вакыйгадан соң бер атна үтүгә, мин кабат шушы частьта идем инде. Әмма бу юлы музыкант сыйфатында түгел, ә “Башкортостан” полкы солдаты рәвешендә.
– Үзең һөнәри белем алган музыкаль юнәлештәге интернатның да роле булгандыр, мөгаен. Чөнки, Бөек Ватан сугышы елларында анда хәрби көйләр яңгыраган.
– Әлбәттә, анысы үсмер чактан ук йөрәккә сеңеп калган горурлык. Мин инде тугыз яшьтә башкаладагы махсус интернатта шөгыльләнә идем. Биредә Бөек Ватан сугышы елларында хәрби тынлы оркестр музыкантларын укытканнар. Преподавательләр безгә 1943 елда
И. Сталин указы белән илнең барлык республикаларында да хәрби тынлы оркестр мәктәпләре ачу турындагы приказга кул куйган һәм шуларның берсе Уфада ачылган, дип еш сөйли иде. 1976 елда мин шушы мәктәпкә укырга килдем. Онытмыйм: Совет чорында биредә барысы да армия хезмәтендәге кебек иде: тәрбия дә, физик күнекмәләр, гражданнар оборонасы буенча әзерлек тә һәм хәтта хәрби фән нигезләре буенча белем алу да. Мин биредә 9 ел белем алдым һәм армиягә барганчы ук “яшь солдат мәктәбе”н берникадәр үткән идем. Шуңа күрә дә, “кайнар нокта”га килгәч курку да, икеләнү дә булмады. Әйткәндәй, фронтка үземнең иң якын “дустым”ны – флейтамны да алдым. Шушы мәктәптә кулга алган флейтамны тыныч хезмәттә Волгоград өлкәсендә хезмәт иткәндә дә ташламаган идем.
– Махсус хәрби операциядә катнашырга теләвеңне өйдәгеләр ничек кабул итте?
– Мондый хәбәрне әни кешенең ничек кабул итәчәген аңлыйсыздыр инде. Мин аңа Оборона министрлыгы белән контракт төзүемне әйтмәдем. “Әни, мине икенче шәһәргә җибәрәләр. Айлык хезмәт хакы да 100 мең сумнан арта икән. Хәбәрем булмый торса, югалтма”, – дидем. “Бар балам, бар андый акча түләгәч, кире какма”, – диде. Мине догалары белән озатып калды. Әмма минем кайда китәргә әзерләнүемне сеңлем Эмма белә иде. Аңа да катырак бәгырьле бул, әнигә белгертмә, дидем. Өйдәгеләр барысы да минем холкымны яхшы белә. Бер әйтте икән, сүземнән кире чыкмыйм. Шалтыратып тордым башта. Репетицияләр ничек, дип кызыксына әнкәй. Күрәсе килгәндер, фотоларымны сорый. Арада хәрби киемдә төшкәннәре дә булды. Анда хәрби киемне салып булмый бит. “Әни, монда оркестр юк икән, шуңа күрә санитар булып йөрим,” – дидем. Ана күңеле сизмиме соң инде, бераздан кайда булуымны аңлады. Исән-сау кайтуымны теләп, догада булуын әйтте. Әнә шулай әзерләдем әнине. Әле кайткач та аңладым, солдат әнисе булуы белән ул үзе дә бик горурлана икән. Мондый хисләр миңа да фронтка кабат яңа көч һәм әни фатыйхасын алып китәргә ярдәм итә.
– Бәлки, сорау гаҗәп тә тоелыр, махсус хәрби операциядә катнашу турында карар кабул итүеңә үкенмисеңме? Музыкант-солдат булып хезмәт итә алмавыңның сәбәбе нәрсәдә?
– Җавапны икенче сораудан башлыйм әле. Яшермим, өлкән яшьтәгеләргә, бәлки, корал бирми торганнардыр, шуңа күрә, максатымны “музыкант” роленнән башлыйм әле, дип уйлаган идем. Махсус хәрби операциягә алынган очракта да бер кулда музыка коралы булса да, икенчесендә хәрби корал булырга тиеш иде. Шуңа күрә хәби оркестрда хезмәт итү баштагы теләгем иде. Кызганычка каршы, дип әйтим микән, оркестрны туплаганда тиешле музыка коралында уйный белүчеләр саны җитмәве ачыкланды, һәм аны оештыруны кичектереп тордылар. Соңыннан уен коралында уйный белүчеләрнең дә күбесе музыкант булып түгел, ә корал тотып сафка басарга теләүләре мәгълүм булды.
Частька килгәч, кемнәрнең машина йөртү хокукы булуы белән кызыксындылар. Ул документны да мин кирәге чыгар, бәлки, дип, үзем белән алган идем. Анда теләгеңне сорап тормыйлар, машина йөртүгә документым булгач, үзем дә уйламаган вазыйфага тәгаенләделәр. Шулай итеп, санитар-водитель булып хезмәт итә башладым. Безнең бурыч – сугыш яланыннан килгән яралыларны госпитальләргә илтеп тапшыру.
Үз илемне, җиремне, халкымны Русиянең төрле төбәкләреннән килгән хезмәттәшләрем белән бер сафка басып саклавым белән горурланам. Дошман безнең коралдан гына түгел, күбрәк безнең бердәмлегебездән һәм аяусыз батырлыкка әзер булуыбыздан курка. Украина әсирләре дә яшерми моны. Безнең солдатлар рухы белән дә көчлерәк һәм шуңа күрә дә Җиңүнең бары тик безнең якта булачагына ышанабыз.
Әле берничә көнгә ялга кайткач та еш кына: “Радик, көн саен үлем белән күзгә-күз очрашсаң, куркасыңмы?” – дип сорыйлар. Юк, дип әйтсәм, көлке тоелыр иде. Әмма үз илең өчен сугышканда нинди курку яисә икеләнү булырга мөмкин? Хәрби күнекмәләр үткәндә үк безне, солдатларны, куркуны җиңәргә, төрле көтелмәгән хәлләр алдында куркып калмаска өйрәттеләр. Үз теләге белән контракт төзеп, кулына корал алырга әзер булган солдат берничек тә куркак була алмый. Өстәвенә, күпләребезне әниләребезнең догалары саклый. Мин үзем дә мөселман кануннары белән яшәвемне яшермим. Әнкәем догалары да ярдәм иткәненә ышанам.
Алгы сызыктан ераграк булсак та, без башкарган хәрби бурыч һәрвакыт рух ныклыгы, уяулык һәм кыюлык таләп итә. Әгәр көн саен күргәннәрне йөрәк аша үткәрсәң – авыр булыр иде. Яралы солдатка ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә, кайбердә кызгану хисенә караганда, салкынканлылык файдалырак, күбрәк дәвалау көченә ия булганын тоясың.
Махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә шатлыклар да, борчылу-югалту хәсрәтләре дә булды. Әмма курку хисенә бирелмибез. Ләкин, ничек кенә булмасын, мин бүгенге хәрби һөнәрем белән горурланам һәм ил азатлыгы өчен сафка басуымны тормышымдагы мөһим һәм дөрес адым, дип исәплим. Чөнки без кешеләр гомере өчен генә түгел, ә илебез халкының тыныч тормышы өчен дә көрәшәбез. Биредә аталы-уллы кулларына корал алып, бер сафта сугышкан гаиләләрне күреп ничек горурланмыйсың?!
– Санитар машинада хәрби корал белән бергә флейтаны да калдырмыйм, дигән идең. Уйнарга вакыт каламы?
– Санитар машинада хәрби корал да бар, флейтаны да беркайчан да калдырмыйм. Үзебезнең туган як моңнарын яңгыратуны сораганда, кайбердә хәрби икәнемне онытып, куллар флейтага үрелә. Урыс, башка милләт егетләре өчен дә репертуар бай. Тиешле хәрби инструкция таләпләрен үтәп, еш кына Башкортстан яугирләре соравы буенча, аларның туганнарына музыкаль сәлам җибәргән чаклар да булгалады. Аннары буш вакытларда үзләре башка уен коралында уйнаган солдатлар да бар. Бергә кушылып уйнаганда, ерактагы туптан аткан тавышлар да туктап калган сыман тоела.
– Ике атналык ялга җибәрәчәкләре мәгълүм булгач, иң беренче нәрсә турында уйладың?
– Һәркем шулай дип җавап бирер иде мөгаен: исән-сау кайтып, иң беренче газиз әнкәем, якын туганнарым белән очрашу турында. Һәм Аллаһка шөкер, шулай эшләдем дә.
Туган ягым Дүртөйле районында, башкалада бик күп очрашуларда катнашуым көч-куәт бирде. Дүртөйле мәктәпләре балалары яугир абыйларына язган хатларын тапшырдылар. Кече яшьтәге малайлар һәм кызлар төшергән рәсемнәр шулкадәр дулкынландырды. Һәр рәсемдә – Кызыл йолдыз сурәте һәм “Җиңү” дип язылган сүзләр. Сабыйлар да безнең Җиңү белән кайтачагыбызны тели һәм ышана! Гомумән, сугыш яланыннан дары исен иснәп кайткан һәр солдат шулай уйлый һәм тели торгандыр: тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк һәм беркайчан да илбасарларга җиребезне таптарга юл куймыйк! Махсус хәрби операциядән отпускка кайткан яугирләр безнең тылыбыз ныклы булуына һәм дошманны үз оясында дөмектереп, Җиңү белән кайтачагыбызга ышана.
– Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Радик дус! Махсус хәрби операция бурычларын үтәп, Җиңү белән исән-сау кайтуыгызны көтеп калабыз.
Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.