+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 ноябрь 2023, 07:45

СВОда катнашучыларга бушлай җир биреләчәк

Башкортстанда Русия Герое исеменә лаек булган һәм Русия орденнары белән бүләкләнгән махсус операциядә катнашучыларга бушлай җир участоклары биреләчәк.

СВОда катнашучыларга бушлай җир биреләчәкСВОда катнашучыларга бушлай җир биреләчәк
СВОда катнашучыларга бушлай җир биреләчәк
23 ноябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның өченче утырышында өч укуда Башкортстанда яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга бушлай җир участоклары бирүне күздә тоткан закон кабул ителде. Закон проектын җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская тәкъдим итте.

Җир участоклары Русия Герое исеменә лаек булган яки Русия орденнары белән бүләкләнгән махсус хәрби операция ветераннарына биреләчәк. Сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә яки алган җәрәхәтләрдән һәлак булган очракта җир кишәрлекләрен СВОда катнашучыларның гаилә әгъзалары алалачак: ир, хатын һәм балигъ булмаган балалар, алар булмаган очракта ата-аналар.

- Җир участогы алу өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар СВОда катнашу тәмамланган көнгә үзләренең яшәү яки Башкортстан территориясендә булу урыны буенча урындагы үзидарә органына мөрәҗәгать итә алачак. Һәлак булган катнашучының гаилә әгъзалары СВОда катнашучының яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итә алачак, - диде Наталья Полянская.

СВО геройларына һәм орденлыларына торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәпкә басарга кирәкми. Аларга шулай ук тиешле муниципаль районда, шәһәр округында өч елдан да ким булмаганча даими яшәү турында кагыйдә кагылмый. Закон рәсми рәвештә басылып чыккач үз көченә керәчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас