+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
25 ноябрь 2023, 04:20

Мәхәббәт өчен сугыш киртә түгел

Агыйдел шәһәрендә яшәүче Елена үзенең туган көнен махсус хәрби операциядә катнашучы ире белән бәйрәм итәргә уйлаган.

Мәхәббәт өчен сугыш киртә түгелМәхәббәт өчен сугыш киртә түгел
Мәхәббәт өчен сугыш киртә түгел
Башкортстан ЦУРы шәһәр мэриясенә сылтама белән хәбәр итүенчә, кыз куркып калмаган һәм яраткан кешесе янына алгы сызыкка киткән.

Муниципалитет мәгълүматлары буенча, куркыныч сәфәргә бер атнадан артык вакыт киткән, ә якын кешесе белән очрашу 5 көн генә дәвам иткән.

-Чын мәхәббәт өчен фронт линиясе киртә түгел. Барлык хатын-кызларның да үз ирләрен һәм улларын сәламәт һәм, әлбәттә, җиңү белән көтеп алуын телибез! Сезнең мәхәббәтегез һәм ярдәмегез сугышчыларыбызга көч һәм тизрәк өйгә кайтуга ышаныч бирә! - дип комментарий биргәннәр шәһәр хакимиятендә.

Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас