+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
27 ноябрь 2023, 13:55

Радий Хәбиров Донбасста «Башкортстан» полкы хәрбиләре белән очрашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донбасска эш сәфәре вакытында «Башкортстан» мотоукчылар полкының бер подразделениесе урнашкан урында булды.

Радий Хәбиров Донбасста «Башкортстан» полкы хәрбиләре белән очраштыРадий Хәбиров Донбасста «Башкортстан» полкы хәрбиләре белән очрашты
Радий Хәбиров Донбасста «Башкортстан» полкы хәрбиләре белән очрашты

Радий Хәбиров командование һәм шәхси состав белән аралашты, сугышчыларның үтенечләрен тыңлады.

- Лаеклы хезмәт итегез һәм үзегезне саклагыз. Ә республика сезгә ярдәм итәчәк һәм гаиләләрегез турында кайгыртачак. Өйдәгеләр турында сораулар булса, безгә хәбәр итегез - без барысына да ярдәм итәчәкбез, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.

Башкортстан Башлыгы хәрбиләр белән сөйләшкәндә, сугышчыларның матди-техник тәэмин итү ягыннан үтенечләре юк диярлек, дип билгеләп үтте.

– Без егетләребезгә кирәк булганның барысын да даими китерүне җайга салдык, - дип билгеләп үтте республика Башлыгы. - Мин якташ сугышчылар янына барганда аларның ничек урнашуы, ничек яшәүләре, нәрсәгәдер ихтыяҗы бармы-юкмы икәнлеге белән һәрвакыт кызыксынам. Без блиндажларда булдык, алар җиһазландырылган, агач белән тышланган. Туклану, кием яхшы, кирәкле көнкүреш әйберләре, җиһазлар бар – болар барысы да бик мөһим.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас