Төбәк җитәкчесе бердәм логистика үзәге эше белән танышты. Республикадан гуманитар йөкләр белән даими рейслар аның мәйданчыгына килә, аннан аларны адресатларга - Башкортстан хәрбиләренә һәм урындагы халыкка бүлеп бирәләр.
Исегезгә төшерәбез: ноябрь башында Уфадан Донбасска 100нче гуманитар конвой җибәрелде.
Красный Лучта Радий Хәбиров әлеге вакытта Башкортстан төзүчеләре ремонтлый торган шәһәр Мәдәният сараенда да булды.
Төбәк Башлыгы, шулай ук, Донбасска командировкага килгән һәм урындагы дәваханәләрдә эшләүче республика табиблары белән аралашты. 26 кешедән торучы медицина белгечләре бригадасы көн саен 50гә кадәр кешене – өлкәннәрне һәм балаларны кабул итә.
Радий Хәбиров бригада коллективына авыр шартларда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru