- Безнең егетләр биредә үз бурычларын үти, илебезне яклый. Без аларга хөрмәт сүзләрен җиткерәбез һәм алар алдында баш иябез. Без аларга гомер буе рәхмәтле булырга тиеш. Монда хезмәт җиңел түгел. Егетләребез белән горурланам, аларга зур рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Аралашу вакытында командирлар техник чаралар җибәрүне сорады. Аларны сатып алачакбыз. Күптән түгел зур сатып алулар ясадык һәм хәзер өлешләп җиһазлар җибәрәбез. Егетләр шулай ук без җибәрәчәк техниканы да сорады. Димәк, безнең бурыч – сугышчыларга оператив һәм максатлы ярдәм итү. Шул ук вакытта сугышчы гаиләләрне дә кайгырту белән уратып алырга тырышабыз. Кемнеңдер әтисе авырып киткән, кемнеңдер йорты начар хәлдә, кемнеңдер коймасы ауган. Барлык мәсьәләләрне хәл итәчәкбез.
Республика Башлыгы төбәк халкына гуманитар йөкләр һәм посылкалар җыюда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук, эшнең мөһим юнәлеше отпуск алучы хәрбиләрне кече ватанга йөртү өчен республика белән транспорт элемтәсе оештыру.
- Мин һәрвакыт командирлардан барысы да оешкан булсын, транспортны озакка туктатмасыннар дип үтенәм. Туганнары һәм якыннары егетләрне көтә бит. Юлдагы вакытның тәүлек ярымнан артыкка сузылмавын, рейсларга уңайлы автобуслар чыгуын телибез. Бу эшне дәвам итәбез. Кайбер шоферлар Донбасска 50-60 тапкыр барып кайтты. Алар юлны яхшы белә. Бу катлаулы кышкы шартларда бик мөһим, - диде Радий Хәбиров. - Ә ял вакытында сугышчыларыбызның мәктәп укучылары белән очрашуларын оештырабыз. Әлбәттә, сугышчыларның моның өчен вакыты бик аз. Кемгәдер гаиләләре белән өйдә булырга кирәк бит.
Фото: Башкортстан Башлыгы