+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
28 ноябрь 2023, 04:46

“Героебызны беркайчан да онытмаячакбыз...”

Аскын районының Чишмә-Үрәкәй авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Рөстәм Гыйндуллин хөрмәтенә истәлекле тактаташ ачылды.

“Героебызны беркайчан да онытмаячакбыз...”“Героебызны беркайчан да онытмаячакбыз...”
“Героебызны беркайчан да онытмаячакбыз...”
Чарада район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов, аның социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Эльза Әхмәтгәрәева, район Ветераннар советы рәисе Сәгыйтьҗан Галин, Арбаш авылы биләмәсе башлыгы Фәнил Зыятдинов, Әфганстан сугышы ветераннары берлегенең Аскын оешмасы рәисе Азат Әхмәтҗанов, Чишмә-Үрәкәй мәктәбенең элекке директоры, ветеран-укытучы Рәфис Зарипов, Рөстәмнең әнисе Сәвия Мәгафүр кызы һәм әтисе Зәгафран Хәерзаман улы, авылның “Нур” мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт, туганнары, дуслары, авылдашлары катнашты.

Рөстәм Гыйндуллин 1980 елның 4 ноябрендә Благовещен шәһәрендә туган. 1989 елда гаиләләре Чишмә-Үрәкәй авылына күченеп кайта. 9нчы сыйныфтан соң Благовещен шәһәренең һөнәрчелек училищесына укырга керә, токарь һөнәрен үзләштерә. 1999 елда Русия Кораллы Көчләре сафына баса. Хезмәтен Түбән Новгород өлкәсенең Саратов шәһәрендә үтә. Отделение командиры, сержант була. Армиядән кайткач, Уфа шәһәренең Орджоникидзе районында патруль-пост хезмәтендә эшли.
Өлешчә мобилизация игълан ителгәнгә кадәр вахта ысулы белән Себердә экскаваторчы булып хезмәт сала. Үткән елның сентябрендә мобилизацияләнә һәм декабрьдә һәлак була. Русия Федерациясе Президенты указы нигезендә сержант Рөстәм Гыйндуллин хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән каһарманлыклары өчен үлгәннән соң Батырлык ордены һәм Башкортстан Башлыгы указы нигезендә генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнә.

Чараны имам-хатыйб Рамил хәзрәт ачты.

– Рөстәм, ата-бабаларыбыз традициясенә тугры калып, илебезнең бәхетле киләчәге өчен көрәшкәндә башын салды. Ул бик изге кеше иде, аның кылган гамәлләре авылдашлары күңелендә якты эз калдырды, – диде ул.

Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов Рөстәмнең авыл язмышы өчен борчылуын һәм аның киләчәге булсын өчен күп көч салуын билгеләп узды.
– Бүген без герой-якташыбыз истәлегенә истәлекле тактаташ ачабыз. Ул һәрвакыт ачык, шат күңелле кеше булган, Чишмә-Үрәкәйнең үсешен, биредә кешеләрнең спорт белән шөгыльләнүен, шулай ук авылда газ булуын бик теләгән. Хәзер болар барысы да эшләнә, әмма, кызганычка каршы, Рөстәм безнең арабызда юк инде. Ул һәрвакыт матур яшәргә тырышты һәм үзе артыннан якты эз калдырды. Батыр якташыбыз һәрвакыт безнең күңелләрдә яшәячәк. Без аны беркайчан да онытмаячакбыз. Геройның ата-анасы алдында баш иям һәм авыр кайгыларын уртаклашам. Без сезгә ярдәм итеп торачакбыз, – диде Динис Йосыпов.

Арбаш авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Зыятдинов Рөстәмнең туганнарының авыр кайгысын уртаклашты.

– Бүген без изге эш башкарырга җыелдык. Хәзер Чишмә-Үрәкәй авылына килгән һәркем, шушы тактаташны күреп, биредә герой яшәгәнлеген белеп торачак. Геройны үстергән әти-әниләренә олы хөрмәтемне белдерәм һәм аларга түземлек, сабырлык телим, – диде ул.

Рөстәмнең әти-әнисе бу чараны оештыручыларга – район хакимиятенә, авылдашларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

– Рөстәм һәрвакыт хәстәрлекле, кайгыртучан ир-егет булды. Һәр кешегә эшләрендә ярдәм итте, авылдашлары турында кайгыртты. Аның авылны үстерү, бирегә яшьләрне җәлеп итү теләге зур иде. Шушы чараны оештыручыларга, улымның батырлыгын, хәтерен мәңгеләштергән һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә, – диде батыр яугирнең әнисе Сәвия Мәгафүр кызы.

Район хакимияте башлыгы Динис Рәдис улы һәм яугирнең әнисе Сәвия Мәгафүр кызы тактаташны ачканнан соң, чарада катнашучылар батырны бер минут тынлык белән искә алды һәм мемориалга чәчәкләр салды.

Чараны Республика яшьләр социаль-психологик һәм мәгълүмати-методик үзәгенең төньяк филиалы педагог-психологы Наза Миңнегалиева белән “Кызыл таң” гәзите журналисты Ример Насретдинов алып бардылар. Алар батыр истәлеген хөрмәт итеп килгән һәммәсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Денис ТАВАЕВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас