+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 ноябрь 2023, 14:39

"Безгә егетләрнең бергә булуы логистика ягыннан күпкә уңайлы..."

СВОда катнашучы, Куергазы районы башлыгы киңәшчесе Владимир Хлынцев Башкортстаннан "исемле" батальоннар формалаштыруның дөрес карар булуын билгеләп үтте. Сугышчыларга зур ярдәм күрсәтелгәнен дә белдерде.

"Безгә егетләрнең бергә булуы логистика ягыннан күпкә уңайлы...""Безгә егетләрнең бергә булуы логистика ягыннан күпкә уңайлы..."
"Безгә егетләрнең бергә булуы логистика ягыннан күпкә уңайлы..."
Владимир Хлынцев әлеге вакыйгаларга кадәр күпмедер вакыт ЛХР һәм ДХРДА яшәгәнен, Башкортстанның урындагы халыкка ярдәм итүен күргәнен дә әйтте. Арытаба ул ни өчен республика исемле батальоннар булдырырга карар иткәнлеге белән кызыксынды.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстан батальоннары тарафыннан региональ ярдәм чараларын адреслы күрсәтү мөмкинлеге бар. Шулай ук Башкортстан сугышчыларына кем командалык итәчәген белү дә мөһим иде. Өченче сәбәп - яугирләрнең үзара ярдәме.

- Мин күп кенә мобилизацияләнгәннәрнең Башкортстан полкына эләгүенә шатмын. Безгә егетләр бер бүлекчәдә булганда логистика ягыннан ярдәм күрсәтү җиңелрәк, аларның бер батальоннарда хезмәт итәргә теләген аңладык һәм аларны формалаштыра башладык. Без командирның кем икәнен, күп кенә егетләрне шәхсән беләбез. Бу аларга нәтиҗәлерәк ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас