

Ноябрь башында, мәсәлән, комиссариатка Языково авылында туып-үскән Вадим К. (исемен шартлы рәвештә шулай дип алыйк) мөрәҗәгать итә. Хәзер инде яше илледән узган ир узаманының язмышы шактый үзенчәлекле. Хәрби хезмәткә чакырылуга яше җиткән егетне сәламәтлеге буенча армиягә алмыйлар. Моны ул авыр кичерә, әлбәт-тә, әмма ни хәл итәсең, Кораллы Көчләр сафына чакыруның үз шартлары, алар законга ярашлы билгеләнә, шуңа да язмышка буйсынырга туры килә.
Вадим әтисез үсә, энесе белән аны ялгыз әниләре тәрбияләп үстерә. Гади авыл егете хезмәттә дә, тормышта да үз юлын тапкан, гаилә корган, җәмәгате белән матур гына дөнья көтәләр. Украинада махсус хәрби операция башлангач, хәрби комиссариатка барып, ниятен җиткерә. Сәламәтлек торышы буенча бераз шикләнсә дә, медицина комиссиясе Вадимны хәрби хезмәткә яраклы, дип таба. Контракт буенча хезмәткә юл менә шулай ачыла, ил сакчысы булу хыялы, соңлаб-рак булса да, тормышка аша.
Әйтергә кирәк, Вадимның өлкән яшьтәге әнисе хәзерге вакытта Языковода гомер кичерүче энесе карамагында. Бу яктан Вадимның күңеле тыныч, тиз арада дошманны җиңеп, туган якка кайтачагына ихлас ышана ул.
Благовар районы контрактчыларының, СВОда зур батырлыклар күрсәтеп, илнең ышанычлы калканы булып торуы хакында күркәм мисаллар районга ирешеп тора. Яугир-ләр туган якларда да еш була. Шуларның берсе күптән түгел генә Языковога кыска вакытлы ялга кайткан иде. Яугир хәрби позывной итеп “Благовар” атамасын сайлаган. Хәр-би хезмәт — аның өчен тормыш рәвеше, дип тә әйтергә мөмкин, чөнки Казан танк хәрби училищесын тәмамлагач, илнең төрле почмакларында хезмәт итә. Отставкага чыккач, гаиләсе белән Благовар районы үзәге Языково авылында яши башлый. Әмма СВО аның тормышына зур гына үзгәрешләр кертә. Русия Кораллы Көчләре офицеры яңадан ил сакчылары сафына баса – Оборона министрлыгы белән килешү төзеп, контрактчылар сафын тулыландыра.
Болар турында “Благовар” позывнойлы яугир Бүздәк агросәнәгать колледжының Благовар районы бүлегендә күптән түгел үткән очрашу барышында җентекләп сөйләде. Шунысы үзенчәлекле: СВО белән колледж студентлары ихлас кызыксына, бу алар биргән сорауларда да чагылыш тапты. Атап әйткәндә, өлкән курс студентлары контракт хезмәтенең өстенлекләре, хезмәт шартлары турында белеште. Бу аңлашыла да, чөнки училищены тәмамлагач, күп кенә егетләр “Благовар” үрнәгендә ил сагына басарга ниятли.
Мәскәүдә СВО зонасында кыюлык үрнәге күрсәткән яугирләргә хәрби бүләкләр тапшыру тантанасы үтте. Югары бүләккә лаек булучылар арасында Башкортстанның Благовар районы вәкиле дә бар иде. Первомайский поселогыннан “Аучы” позывнойлы яугир – шуларның берсе. Ике хезмәттәше белән ул, гомерен куркыныч астына куеп, дошман гаскәренең хәрби көчләре турында мәгълүмат туплый һәм аны тиешле урынга хәбәр итә, нәтиҗәдә, һөҗүм итүчеләргә зур техник зыян салына. Әлеге батырлык өчен “Аучы” һәм аның сугышчан иптәшләре Жуков медале белән бүләкләнде.
Шатлыклы хәбәрне “Аучы”ның якыннары һәм дуслары олы канәгатьлек белән кабул итте, Первомайскийда аның кыска вакытлы ялга кайтуын көтәләр.
Фәнүр МӨГАМБӘРОВ.