+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 ноябрь 2023, 06:54

Әфарин, "Таһир"!

Якташыбыз махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен 4 дәүләт бүләгенә лаек булган.

Әфарин, "Таһир"!Әфарин, "Таһир"!
Әфарин, "Таһир"!
Башкортстанның Кырмыскалы районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы яугир дүрт дәүләт бүләгенә лаек булган. Сүз Жуков, «Сугышчан батырлык өчен» һәм «Сугышчан хезмәттәшлекне ныгыткан өчен» медальләре, шулай ук Батырлык ордены турында бара.

Билгеле булганча, "Таһир" позывнойлы хәрби сугыш хәрәкәтләре зонасында баштан ук катнаша. Русия Оборона министрлыгы белән беренче контрактны ул 10 ел элек имзалаган. Әнисе әйтүенчә, улы балачактан ук хезмәт итәргә хыялланган.

"Таһир" Сәвәләй авылында туган, әмма балачагын һәм яшьлеген күрше Кабак авылында үткәргән. Урындагы мәктәпне тәмамлагач, хәрби хезмәт үтү кысаларында хәрби хезмәткәр статусын ала", - дип язалар Кырмыскалы районы хакимиятенең социаль челтәрләрендә.

Бүген сугышчыны өйдә гаиләсе - хатыны һәм улы көтә. Бу хакта җентеклерәк "Кызыл таң"ның җомга санында укыгыз!

Исегезгә төшерәбез: Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр түбәндәге ысуллар белән мөрәҗәгать итә ала:
1) Хәрби комиссариатка. Аларның исемлеген түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://voenkomats.ru/bashkortostan/;
2) Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктына: Уфа шәһәре, Революцион урам, 156, тел.: 8 (347) 248-29-31, 248-18-63;
3) Министрлыкның рәсми сайтында шәхси кабинет аша;
4) “Дәүләт хезмәтләре” порталында “Ирекле яисә контрактчы булу” электрон сервисы ярдәмендә;
5) Ситуацион үзәккә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып: 122, өстәмә номер — 1, +7 (347) 218-19-19 (көн саен 8.00дән 20 сәгатькә кадәр).

Фото: Башинформ агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас