

48 яшьлек "Муза" махсус операциягә былтыр ук барырга теләгән, ләкин аны алмаганнар. Быел май аенда ул тагын хәрби комиссариатка языла, әмма аның үтенечен янә кире кагалар. Әмма үҗәт кыз морадына ирешә. Хәзер ул контракт буенча мотоукчылар полкының медицина ротасында хезмәт итә.
«Хатын-кызларны алмыйбыз», – диделәр. Шуңа да карамастан, мин һәр ай саен комиссариатка килдем һәм теләгемә ирештем. Ирем калырга үгетләп карады, әмма мин башкача булдыра алмадым. Туган илемә ярдәм итәргә телим, мин – патриот. Көн саен без хәрбиләргә беренче һәм кичектергесез ярдәм күрсәтәбез. Яралы батырның исән калырмы-юкмы икәнлеге минем эшемә бәйле. Хәрбиләрнең хезмәттәшләренә вакытлы һәм дөрес медицина ярдәме күрсәтә алуы да аларга минем тактик медицина нигезләре турында никадәр дөрес һәм оста итеп сөйли алуымнан тора», – дигән ул "Юлдаш" радиосы журналистына.
Исән-сау йөреп, җиңү белән кайт, "Муза"!
Фото: https://vk.com/uldash_fm