+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
1 декабрь 2023, 04:56

“Егетләребез белән горурланам!”

Республика җитәкчелеге Донбасста махсус хәрби операция бурычларын үтәүче Башкортстан яугирләре янында булды.

“Егетләребез белән горурланам!”“Егетләребез белән горурланам!”
“Егетләребез белән горурланам!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донбасска эш сәфәре вакытында “Башкортстан” мотоукчылар полкының бер подразделениесе урнашкан урында булды. Анда ул командование һәм шәхси состав белән аралашты, сугышчыларның үтенечләрен тыңлады.

– Лаеклы хезмәт итегез һәм үзегезне саклагыз! Ә республика сезгә ярдәм итәчәк һәм гаиләләрегез турында кайгыртачак. Өйдәгеләргә бәйле сораулар булса, безгә хәбәр итегез – без барысына да ярдәм итәчәкбез, – диде төбәк җитәкчесе.

Башкортстан Башлыгы хәрби журналистлар белән аралашканда сугышчыларның матди-техник тәэминатка бәйле үтенечләре булмавы турында хәбәр итте.

– Без егетләребезгә кирәк булганның барысын да даими китереп торуны җайга салдык, – диде республика Башлыгы. –Мин якташ сугышчылар янына барганда аларның ничек урнашуы, ничек яшәүләре, нәрсәгә ихтыяҗы барлыгы белән һәрвакыт кызыксынам. Без блиндажларда булдык, алар җиһазландырылган, агач белән тышланган. Туклану яхшы, кием җылы, кирәкле көнкүреш әйберләре, җиһазлар бар – болар барысы да бик мөһим.

Арытаба төбәк җитәкчесе бердәм логистика үзәге эше белән танышты. Республикадан гуманитар йөкләр белән даими рейслар аның мәйданчыгына килә, аннан аларны адресатларга – Башкортстан хәрбиләренә һәм урындагы халыкка бүлеп бирәләр.

Радий Хәбиров Красный Луч шәһәренең социаль объектларында булды. Ул әлеге вакытта Башкортстан төзүчеләре ремонтлаган шәһәр Мәдәният сараен карады. Төбәк Башлыгы, шулай ук, Донбасска командировкага килгән һәм урындагы дәваханәләрдә эшләүче республика табиблары белән аралашты. 26 кешедән торучы медицина белгечләре бригадасы көн саен 50 кешене – өлкәннәрне һәм балаларны кабул итә. Радий Хәбиров бригада коллективына авыр шартларда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операция бурычларын үтәүче якташлар – мобилизацияләнгәннәр һәм иреклеләр белән очрашты. Төбәк җитәкчесе Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон сугышчыларына хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

– “Шәйморатовчылар” – республиканың иң сугышчан подразделениеләренең берсе. Сез алгы сызыкта күп эшлисез, – диде Радий Хәбиров. – Мин һәрвакыт сезнең якыннарыгыздан сәлам һәм халкыбызның иң җылы сүзләрен җиткерергә тырышам. Иң мөһиме – сезгә һәм туганнарыгызга нәрсә белән ярдәм итә алуыбызны аңлау. Барлык килеп туган сорауларны тиз арада хәл итәчәкбез.

Арытаба республика Башлыгы Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәр хезмәт иткән полкларның берсендә булды. Радий Хәбиров подразделение командирлары һәм шәхси состав белән аралашты, шулай ук, дәүләт бүләкләрен – генерал Шәйморатов медальләрен тапшырды.

Радий Хәбиров махсус хәрби операция зонасына килгән Салават Юлаев исемендәге икенче батальонның шәхси составы белән дә очрашты. Республика Башлыгы сугышчыларга үз бурычларын лаеклы үтәүләрен теләде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәрби хәбәрчеләр белән сөйләшүдә Донбасска эш сәфәренә нәтиҗә ясады. Төбәк җитәкчесе мобилизацияләнгән сугышчылар һәм иреклеләр белән аралашудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты, шулай ук Ватанны саклаучыларга республиканың ничек ярдәм итүе турында сөйләде.

– Безнең егетләр биредә үз бурычларын үти, илебезне саклый. Без аларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм алар алдында баш иябез. Егетләребез белән горурланам, аларга зур рәхмәт, – диде Радий Хәбиров. – Аралашу вакытында командирлар техник чаралар җибәрүне сорый. Күптән түгел күләмле сатып алулар ясадык һәм хәзер аларны өлешләп җибәрәбез. Безнең бурыч – сугышчыларга оператив һәм адреслы ярдәм итү.

Республика Башлыгы Башкортстан халкына гуманитар йөкләр һәм посылкалар җыюда ярдәм иткәннәре өчен дә рәхмәт белдерде. Русиянең яңа территорияләренә эш сәфәре ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты. Анда төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.

Сергей Аксенов Башкортстан халкына һәм шәхсән Радий Хәбировка Кырымга ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

– Сезнең белән очрашуга һәрвакыт шатбыз, чөнки алар төбәкләр үсешенә уңай динамика бирә. Башкортстан җитәкчелеге кырымлыларга 2014 ел язының беренче көннәреннән үк ярдәм итте, – диде Сергей Аксенов. – Нинди генә катлаулы хәлләрдә дә бер-беребезгә таянып булуын беләм. Хәзер без яңа төбәкләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга бергәләп ярдәм итәбез.

Радий Хәбиров, үз чиратында, Кырым Башлыгына 2019 елда Кырым шифаханәләренең Сибайдан килгән балаларны ялга кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты кысаларында пенсионерлар өчен Кырымга сәфәрләр оештыру буенча хезмәттәшлек башларга тәкъдим итте. Сергей Аксенов бу башлангычны хуплады.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас