+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
1 декабрь 2023, 06:35

Хакимият башлыгы СВОга китте

Ул анда ни белән шөгыльләнәчәк?

Хакимият башлыгы СВОга киттеХакимият башлыгы СВОга китте
Хакимият башлыгы СВОга китте
Куергазы районы хакимияте башлыгы, 54 яшьлек Юлай Ильясов махсус хәрби операциягә китте. Бу хакта Радий Хәбиров "Туры элемтә" вакытында хәбәр иткән иде.

Элекке чиновник әйтүенчә, ул үзенең карарын соңга кадәр сер итеп тота һәм беркемгә дә әйтми. Үз теләге белән фронтка китү турында ул махсус хәрби операциянең башыннан ук уйланган. Ике тапкыр алгы сызыкка барып, гуманитар йөк илтеп кайткач, үзенең урыны сугыш зонасында икәнен аңлаган. Бу елның ноябрендә инде соңгы карар кабул иткән һәм Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.

Хатыны Лилия Михайлова иренең адымын хуплый. Ул үзе дә озак вакыт Русиянең яңа төбәкләрендә гуманитар миссия белән йөри.

Юлай Талха улы "Очу аппаратларының электр җиһазлары" белгечлеге буенча УДАТУны тәмамлаган, фронтта авиация разведкасы белән шөгыльләнергә планлаштыра.

Куергазы районын Ильясов 2019 елдан җитәкләде. Моңа кадәр 2005-08 елларда Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты башлыгы вазыйфасында эшләде, аннары 2008-10 елларда Уфаның Киров районы белән җитәкчелек итте. Шуннан соң ул Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына күчә, анда 2010 елдан 2012 елга кадәр министр вазыйфасын башкарды.

Юлай Ильясовны белүче күпләр аның СВО зонасына китү карарын төрлечә кабул итә. Комментарийларга караганда, элекке чиновникның күпчелек танышлары аның карарын хуплый.

фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас