+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
1 декабрь 2023, 04:30

Түрештән СВОга күчтәнәч

 Бүздәк районының Түреш авылы биләмәсе авылларында яшәүчеләр СВОда катнашучы якташларына ихлас ярдәм төрләрен киңәйтә.

Түрештән СВОга күчтәнәчТүрештән СВОга күчтәнәч
Түрештән СВОга күчтәнәч

Төбәктә шушы көннәрдә үзенчәлекле акция үткән. Бу хакта Түреш авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Рима Мусина түбәндәгеләрне хәбәр итте:
– Бездә халык бик актив, моңарчы да район дәрәҗәсендә үткән гуманитар акцияләрдә даими катнашып килдек. Күптән түгел инициатив төркем үзенчәлекле башлангыч белән чыкты: авылдашлардан акча җыю оештырылды, аңа ит сатып алдык һәм тушенка ясадык. Барлыгы 256 банка килеп чыкты. Моның белән генә чикләнмичә, токмач кисү оештырылды. Лаеклы ялда булган апаларыбыз Фая Әхмәтҗанова, Гөлия Мусина, Зөлфия Насыйбуллина, Әнүзә Шакирова, Гөлфия Мостаева, Таңчулпан Моратова, Илмира Моратова үз өйләрендә токмач кисте.
Бу эшкә Сәвәдебаш авылы кешеләре дә кушылды. Марат Хәкимов һәм Хәниф Сафин СВО яугирләренә тәгаенләп бал китерделәр. Игелекле ярдәмгә чит төбәкләрдә яшәүче авылдашлар да җәлеп ителә, алар моңа ихлас кушыла. Уфада яшәүче Фәнүс Усманов, мәсәлән, СВОга җибәрү өчен “УАЗ” машинасына тәгәрмәчләр алып кайтып бирде. Бу уңайдан “Кызыл таң” гәзите аша барча авылдашларга рәхмәтләремне җиткерәм. Тиз арада сугышлар туктап, авылдашлар туган якларга җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтсын иде, дигән теләктә калабыз.

 Фәнүр Гамбәров.

 Рима Мусина фотосы.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас