

Махсус хәрби операция зонасында Кырмыскалы егетләре намуслы хезмәт итә. Үзләрен яхшы яктан гына күрсәткән, командирларының мактавына лаек булган, ата-аналарына рәхмәт хатлары килеп торган, орден-медальләргә лаек булган егетләребез күп һәм без алар белән чиксез горурланабыз.
Кабак авылы егете – “Таһир” позывнойлы яугир махсус операция башлану белән хәрби бурычын үтәргә юллана. Бу вакыт эчендә яуларда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул дүрт дәүләт бүләгенә – “Батырлык өчен”, “Георгий Жуков”, “Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен” медальләренә һәм Батырлык орденына лаек булды.
Тумышы белән “Таһир” Сәвәләй авылыннан. Ләкин балачагы һәм яшьлеге күрше Кабак авылында узган. Яугирнең әнисе әйтүенчә, ул кечкенәдән хәрби булырга хыяллана. Шуңа урындагы мәктәпне тәмамлау белән, тәү чиратта армиягә барып, илебез алдындагы изге бурычын үтәп кайтырга карар итә.
Оборона министрлыгы белән тәүге контрактны ул моннан 10 еллап элек төзи. Өйләнә, яшь гаиләдә уллары туа. Авырлыкларга һәм якыннарыннан, гаиләсеннән аерым яшәргә туры килүенә карамастан, 2019 елда “Таһир” контракт буенча хезмәтен дәвам итә. Бүген дә ул илебез иминлеге хакына хезмәт бурычларын лаеклы үти. Күпсанлы дәүләт бүләкләре моның ачык дәлиле булып тора.