+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 декабрь 2023, 05:05

“Без Ватанны сакларга тиеш!”

Миякәдән җаваплы карар кабул иткән ир-узаманы шулай ди.

“Без Ватанны сакларга тиеш!”“Без Ватанны сакларга тиеш!”
“Без Ватанны сакларга тиеш!”


Миякә районыннан бик күп ир-егетләр йөрәк чакыруы буенча махсус хәрби операциягә китте. Күптән түгел Кыргыз-Миякәдән тагын бер батыр йөрәкле ир-егетне махсус операциягә озаттылар.

Үзенең чыгышында Миякә районы хакимияте башлыгы Ришат Актуганов: “Бүген без Г.ны махсус хәрби операция­дә катнашу өчен озатабыз. Ул безнең андагы ир-егетлә­ребезгә ярдәм итү һәм алар белән бергә үз бурычын үтәү – Ватаныбызны яклау турында гаять җаваплы карар кабул ит­те”, – диде.
Ришат Габдрәшит улы аңа иминлек теләде һәм туганнары, якыннары өчен хакимият ишекләре барлык мәсьә­ләләрне хәл итү өчен ачык, дип ышандырды.
– Авыр вакытта Сез читтә калмадыгыз. Сезнең җаваплы карар – миякәлеләр өчен лаеклы үрнәк. Барыбыз да җиңүне телибез. Сез үз сайлавыгыз, рух ныклыгы һәм җи­ңүгә ихтыярыгыз белән аны якынайтасыз, – дип билгеләп үтте Миякә һәм Стәрлебаш районнары хәрби комиссариа­ты­ның хезмәткә чакыру буенча бүлек начальнигы Шахрух Умурзаков.
Вероника Суфиянова башкаруындагы концерт номерыннан соң барысы да “Дан аллеясе” скверына Бөек Ватан сугышы геройлары
бюстларына чәчәкләр салды.
“Сезне мондый карар кабул итәргә нәрсә этәрде?” дигән соравыма Г. кыска, шул ук вакытта тулы җавап бирде: “Һәр кешедә Ватанны саклаучы рухы булырга тиеш. Безнең егетләр үз бурычларын үти, мин дә – үз илемнең патриоты, һәм Ватан алдындагы бурычымны үтәрмен!”

Татьяна СЕМЕНКО.
Миякә районы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас