+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
7 декабрь 2023, 10:05

Илебез, яугирләребез өчен гомерен кызганмады...

“Бүген без хезмәттәшебез, Республика клиник дәваханәсенең торакаль хирургы, медицина взводы командиры Михаил Каменев белән хушлашабыз”, — дип язган социаль челтәрдә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.  

Илебез, яугирләребез өчен гомерен кызганмады...Илебез, яугирләребез өчен гомерен кызганмады...
Илебез, яугирләребез өчен гомерен кызганмады...

“Ел башында Михаил, контракт буенча хәрби хезмәткә юлланып, Ватанны саклаучыларга медицина ярдәме күрсәтергә китте.

Михаил Каменев күп тапкырлар республика клиник дәваханәсендә һәм махсус хәрби операция зонасында үз эшендә батырлык һәм фидакарьлек күрсәтте.

Хезмәте вакытында яраланган солдатларны алып чыгу өчен алгы сызыкка үзе теләп юллана. Кызганычка каршы, ул аннан кайтмады. Ул алгы сызыктан госпитальгә алып барган сугышчыларны коткарганда герой кебек һәлак булды.

Без аны Герой итеп, Русия һәм безнең яугирләр өчен гомерен биргән кеше буларак истә тотачакбыз!” — дигән Максим Забелин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас