Гвардия зенит ракета полкы зенит ракета батареясенең хәрби расчет командиры, гвардия прапорщигы Тамерлан Илһамов Әбҗәлил районының Әскар авылында туып-үскән. 2011 елда Тамерлан Башкорт дәүләт университетының Сибай филиалына, юридик факультетына укырга керә. 2012 елның декабрендә үзе теләп армиягә китә, 2014 елның мартында хәрби хезмәт үтү турында контрактка кул куя. Хәрби хезмәт белән беррәттән, ул “авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлеге буенча Серноводск аграр-технология колледжында укый. 2019 елда укуын уңышлы тәмамлый. Берничә тапкыр Сүрия Гарәп Республикасы территориясендә махсус хәрби бурычлар үти. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
4 июльдә гвардия прапорщигы Тамерлан Илһамов җитәкчелегендәге зенит ракета-артиллерия батареясе һава оборонасы буенча хәрби дежурлыкка баса, дошманны һавадан разведкалый, ракеталарга каршы көрәшә. Хәрби хезмәткәрнең ракета уты шартларында батырлык һәм кыюлык күрсәткән осталыгы, шулай ук, кул астындагы шәхси состав белән дөрес җитәкчелек итүе дошманның 9 ракетасын юкка чыгарырга мөмкинлек бирә. Бөтен боекомплектны тотынып бетеп, Тамерлан Илһамов позициясен үзгәртергә уйлый һәм шул вакытта зенит комплексына ике ракета эләгә. Прапорщик сугышчан иптәшләре белән бергә һәлак була, әмма батырлыгы һәм каһарманлыгы аркасында алар үз гомерләре бәрабәренә бөтен подразделениенең шәхси составын үлемнән саклап кала.
Әскар авылындагы Таһир Кусимов исемендәге гимназия диварына Русия Герое, гвардия прапорщигы Тамерлан Илһамов истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Фото: bashgazet.ru