Уфада туып-үскән өлкән лейтенант Максим Серафимов икенче аерым гвардия бригадасының махсус төркем командиры була. Ул Украинага махсус операция башлангач та килә. Кызганычка каршы, 2022 елның 27 февралендә Максим Серафимов разведка вакытында каты ут астында кала. Яшь хәрби оборона оештыра һәм 30 дошманны, бер бронетранспортерны юк итә. Аның подразделениесе, 10 сәгатьтән артык бинада яшеренеп, дошманга каршы сугыша. Атыш вакытында бер граната Максим Серафимовтан ике метр ераклыкта килеп төшә, һәм яугир аны үзенең гәүдәсе белән каплый – шулай итеп ул иптәшләренең гомерен саклап кала.
Аның әтисе Владимир Серафимов шуңа инанган: әгәр дә әлеге вакыйгалар яңадан кабатланса, аның улы нәкъ шулай эшләр иде. “Юк, юк, ул бу очракта ни эшләргә кирәклеге, үзенең гомере турында уйланып тормагандыр. Ул беркайчан да артка чигенмәде. Аның хәтта училищеда кушаматы “Бульдозер” булган. Миңа бу хакта башкалар әйтте, мин белми дә идем. Ул – көрәшче, көрәш барыбер үзенекен бирә. Артка чигенми, алга бара. Мин көн саен шушы хакта уйлыйм: бәлки исән калу мөмкинлеге булгандыр? Әмма Аллаһ һәркемгә үз сынавын бирә”, – диде ул.
Яшь офицерны туган ягы Уфада җирләделәр. 2022 елның 12 июлендә Президент Указы белән аңа Русия Герое исеме бирелде. Шулай ук, Максим Серафимов үлгәннән соң “Генерал Шәйморатов” ордены белән бүләкләнде. “Патриот” башкорт хәрби-патриотик паркына һәм ул укыган 40нчы Уфа Мәгариф үзәгенә Герой исеме бирелде.
Фото: 19rusinfo.ru