+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 декабрь 2023, 04:53

“Сез сугышны белмәсен өчен без анда”

Махсус хәрби операция бурычларын алгы сызыкта үтәүче “Алпан” – кыю яугир дә, комиссар да.

“Сез сугышны белмәсен өчен без анда”“Сез сугышны белмәсен өчен без анда”
“Сез сугышны белмәсен өчен без анда”
Махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итү – яңа дуслар табу, зур сугышчан кардәшлеккә кушылу һәм чын ир-егет булу мөмкинлеге. Бу хакта “Кызыл таң”чылар белән махсус очрашуда Дүртөйле районыннан “Алпан” позывнойлы яугир, “Башкортостан” мотоукчылар полкының рота командиры урынбасары сөйләде. Ир-егет озак вакыт республиканың спорт мәктәпләренең берсендә тренер, арытаба директор булып эшләгән, әмма быел контракт буенча хәрби хезмәтне сайлаган.

“Алпан” махсус операция зонасында хезмәт итүче якташлары турында сөйләде һәм контракт буенча хезмәтне сайлаган хезмәттәшләренең көчле рухлы булуын билгеләп үтте.

– Хезмәт бурычым буенча үз кул астымдагылар белән даими аралашып торам. Мин сугышчыларның нәрсә турында уйлаганнарын, аларны нәрсә борчыганын һәрвакыт игътибар үзәгендә тотам. Ниндидер дәрәҗәдә мин, мөгаен, психолог. Хезмәт вакытында мин ир-егетләрнең дөньяга карашларының ничек үзгәрүен күрәм.
Әйе, беренче сугышта аеруча куркыныч. Беренче снаряд очуы тавышларын ишетү куркыныч. Минем янымда исә шушы куркуны үзендә җиңгән чын ир-егетләр хезмәт итә, – диде “Алпан”.

Якташыбыз сүзләренә караганда, сугышчылар барысы да төрле, һәркемнең үз характеры һәм дөньяга карашы бар. Алар сугышчан күнекмәләр вакытында бер-берсе белән таныша, ә аннары инде туганлашып бетә.

“Алпан” ярты елын алгы сызыкта үткәргән, ә ялга кайтканнан соң беренче көннәре чараларга, вакыйгаларга бай булып чыкты. Гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре белән очрашулар күп булган. Һәм, әлбәттә, ул үзенең укучылары белән дә очрашмыйча кала алмады.
Яшь спортчылар үз тренерларын җылы кабул итте. Үз яңалыклары белән уртаклашты, сораулар бирде.
– Илемне үз теләгем белән якларга киткәнемә үкенмим! Минемчә, ир-егетләр авыр вакытта Ватанга ярдәм итәргә тиеш, – диде “Алпан”.

Ул үз тәрбияләнүчеләренә чын ирләр булып үсәргә, бернәрсәдән дә курыкмаска, бер-берсенә ярдәм итәргә һәм үтәлми торган бурычларның булмавын истә тотуларын теләде.

– Мин һәм хезмәттәшләрем сез сугышның нәрсә икәнен беркайчан да белмәсен өчен барысын да эшләячәкбез! Дошманны җиңеп кайтырга вәгъдә бирәбез! – диде “Алпан”.

Гомумән алганда, Башкортстан халкы хәрби комиссариатларга баруын һәм Оборона министрлыгы белән контракт төзүен дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында мобиль пунктлар эшли, аларда белгечләр булачак сугышчыларга контракт төзү тәртибе, ташламалар һәм түләүләр турында киңәш бирә, нинди документлар кирәклеген аңлата.

Министрлык белән контрактны пенсиягә чыккан запастагы хәрбиләр һәм чакырылыш буенча хәрби хезмәттән соң демобилизацияләнгәннәр, шулай ук армиядә хезмәт итмәгән, әмма югары яисә урта һөнәри белем алган ир-егетләр дә төзи ала. Контракт буенча хәрби хезмәткә рядовойдан прапорщикка кадәр 65 яшькә кадәрге ир-егетләр кабул ителә.

Шул ук вакытта...
Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр түбәндәге ысуллар белән мөрәҗәгать итә ала:
Хәрби комиссариатка. Аларның исемлеген түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://voenkomats.ru/bashkortostan/;
Контракт буенча хәрби хезмәт­кә сайлау пунктына: Уфа шәһәре, Революцион урам, 156, тел.: 8 (347) 248-29-31, 248-18-63;
Министрлыкның рәсми сайтында шәхси кабинет аша;
“Дәүләт хезмәтләре” порталында “Ирекле яисә контрактчы булу” элект­рон сервисы ярдәмендә;
Ситуацион үзәккә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып: 122, өстәмә номер – 1, +7 (347) 218-19-19 (көн саен 8.00дән 20 сәгатькә кадәр).



Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас