Ул өч балалы гаиләдә туган. "Хонда"ның туган ягы - Әбҗәлил районының Әскар авылы, әмма балачакта ул әти-әнисе белән Усинск шәһәренә күченә. Коми Республикасында берничә ел яшәгәннән соң, гаилә туган ягына кайта, анда булачак яугир Таһир Кусимов исемендәге гимназияне тәмамлый.
"Хонда" әнисенең һәрвакыт беренче урында булуын әйтә. Ул - аның тормышында төп кеше, якын киңәшче. Якташыбыз бер елдан артык алгы сызыкта. Әмма, ерак булуга карамастан, ана белән ул арасындагы бәйләнеш бик көчле, һәм алар бер-берсен сизәләр", - дип яза "Әбҗәлил" гәзите.
Бервакыт шундый хәл булган. Сугышчының әнисе улы өчен дога укыган, ә "Хонда" бу вакытта хәрби заданиене үтәргә киткән хезмәттәшләрен көткән.
"Бервакыт мин әниемне ишеткәндәй булдым һәм машинаны 100 метр алга күчердем. Берничә секундтан мин элек булган урында мина шартлады..." - ди яугир.
Ана догасы могҗизага сәләтле шул.
Фото: "Әбҗәлил" гәзите.