+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Батырлар дәвере
9 декабрь 2023, 04:40

Батырлык һәм каһарманлык - аның канында!

Бүген - Ватан Геройлары көне.

Батырлык һәм каһарманлык - аның канында!Батырлык һәм каһарманлык - аның канында!
Батырлык һәм каһарманлык - аның канында!


Истәлекле дата илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан 2007 елда булдырылды. Ул 1769 елда Изге Георгий Җиңүче ордены булдырылган көнгә туры килә. Бу бүләкне сугышларда аеруча батырлык һәм каһарманлык күрсәткән сугышчылар алган.

Бүген, Ватан Геройлары көнендә, СССР һәм Русия Геройлары исеменә, шулай ук Дан һәм Изге Георгий орденнарына лаек булганнарга хөрмәт күрсәтелә.

Денис Чернавин Рязань шәһәрендә туган. Ул хәрбиләр гаиләсендә үскән. 1988 елда әтисе эше буенча Уфа шәһәренә күчерелә.

Денис Юрьевич Уфаның 128нче мәктәбендә укый һәм аны 1996 елда алтын медальгә тәмамлый. Мәктәптән соң ул Уфа югары хәрби авиация училищесына укырга керә. 1999 елда училище таркатылгач, Денисны
Сызрань югары хәрби авиация училищесына күчерәләр, ул аны 2000 елда кызыл дипломга тәмамлый.

Махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша һәм куелган барлык хәрби бурычларны уңышлы үти. 2023 елның 4 июлендә дүрт көн дәвамында подполковник Чернавин вертолеты экипажы, дошман колонналарына югары төгәллекле корал һәм ракеталар белән һөҗүм итеп, дошман тылына хәрби очышлар ясый.

Дошманның ПВО системасына эләкмәс өчен бик түбән очып, Русия очучылары биш авыр танкны, җиде бронемашинаны, өч БМП, ике БТР һәм 50дән артык дошманны юк итә.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Денис Чернавинга "Русия Федерациясе Герое" исеме бирелә һәм аңа «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

Фото: warheroes.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас