+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
10 декабрь 2023, 06:40

Исән-сау әйләнеп кайт, Лилиана!

Махсус хәрби операциягә менә шундый чибәр кызларыбыз да китә.

Исән-сау әйләнеп кайт, Лилиана!Исән-сау әйләнеп кайт, Лилиана!
Исән-сау әйләнеп кайт, Лилиана!

Лилиана Гәрәева Әлшәй районының Никифар авылыннан. Ул биш балалы гаиләдә үскән.

СВО башлангач, аның абыйсы мобилизациягә эләккән. Шәфкать туташы булып эшләүче Лилиана да быел җәй үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китәргә карар итә. Бу вакытта аның кечкенә улын әти-әнисе карап тора. Ул аларга бик рәхмәтле.

Күптән түгел Лилиана кыска вакытлы ялга кайтты. Өзелеп сагынган улы, туганнары белән күреште. Батыр йөрәкле кызга тиздән бөтенләйгә әйләнеп кайтырга язсын!

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас