

Атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм башка территорияләрдә халыкның тормышын тәэмин итү һәм инфраструктура объектларын тергезү мәсьәләләре буенча үзенең махсус вәкиле Дмитрий Дудконың хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен генерал Шәйморатов медале белән бүләкләде.
- Безнең хәрбиләр башкарган зур бурычлардан тыш, Башкортстан ЛХР һәм ДХРның кайбер шәһәрләренең социаль инфраструктурасын тергезү белән шөгыльләнә. Красный Луч объектларын реконструкцияләүдән тыш, безнең бурычлар арасында – Макеевкада торак йортлар төзү, - диде Радий Хәбиров. - Бу - бик катлаулы һәм куркыныч территория, барлык төзүчеләр дә анда эшләргә ризалашмый. Дмитрий Викторович Дудко исә бу эштә актив катнаша.
Фото: Башкортстан Башлыгы