Әлшәй районында яшәүче ир, улы авыр яраланганнан соң, алгы сызыкка киткән. Бу хакта район башлыгы Дамир Мостафин хәбәр итте.
Бу кешенең улы сугышта каты яралана. Ул кулын югалта. Озак дәваланганнан соң егет аягына баса алган. Бу хәлләрдән соң аның әтисе улы өчен үч алу максатында СВОга китәргә карар итә. Ир-ат штурмлау отряды составына эләгә.
— Алар - чын ир-егетләр һәм без алар белән горурланабыз, - дип язган район башлыгы.
Фото: социаль челтәрләрдән