Туры эфир барышында алып баручылар махсус хәрби операция темасын күтәрде. Хәзерге вакыттагы динамика, максатлар һәм бурычлар турында әйтте.
- Без СВО максатларына ирешкәндә, тынычлык булачак. Максатлар үзгәрми: денацификация, демилитаризация, Украинаның нейтраль статусы, - дип җавап бирде Владимир Путин.
Ул шулай ук узган елның мартындагы сөйләшүләрне искә төшерде. Аның сүзләренчә, Украина ягы денацификация кирәклегенә риза булмаган.
Владимир Путин Украинаның Көнбатыш вәгъдә иткән барлык коралларны алуын билгеләп үтте. Әмма алар бернинди уңышка да ирешә алмады. Русия Кораллы Көчләре 747 танк, 2 меңгә якын бронемашинаны юк иткән.
Арытаба алып баручылар мобилизациянең икенче дулкыны турында сорады.
- Мин аңлыйм, сорау көнүзәк. Узган ел без 300 мең кешене җыйдык. Егетләр бик яхшы сугыша, 14е Русия Герое исеменә лаек булды. Без ирекле нигездә кешеләрне җәлеп итү буенча колачлы кампания башладык. Ел ахырына 400 мең кеше җыярга ниятләгән идек. Кичәге көнгә 486 мең кеше җыелган. Һәм Ватан мәнфәгатьләрен якларга әзер булган ир-егетләр агымы кимеми, көн саен мең ярым кеше килә. Бүгенгә яңа мобилизация кирәкми, - диде Президент.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.