2022 елның 26 сентябреннән Илнар мобилизация буенча хәрби хезмәт үткән, фронтның алгы позицияләрендә булган. 30 июньдә Ватанны саклаганда батырларча һәлак булды. Үлгәннән соң Батырлык ордены һәм генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.
Радий Хәбиров геройның әнисе Лариса Хатмуллина белән аралашканда аңа батыр һәм иҗади сәләтле ул, Русиянең чын патриотын тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде.
Илнар 2000 елда биючеләр гаиләсендә туган, шуңа күрә аның бөтен тормышы нәкъ менә бию белән бәйле булган. Кечкенәдән үк ул сәхнәдә чыгыш ясый. Яшүсмер елларында сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә, ә аннары Уфада Рудольф Нуриев исемендәге сәнгать училищесына укырга керә.
2015-18 елларда "Сармат" халык биюләре ансамблендә чыгыш ясый, 2017 елда Сибай концерт-театр берләшмәсенә килә, анда артист була.
2019-20 елларда армиядә срочный хезмәт үтә, үзенең хәрби частенда солист була. Хезмәтеннән кайткач, Сибай концерт берләшмәсендә эшләвен дәвам итә. 2022 елда ул өйләнә һәм улы Аслан туа.
Илнар Хатмуллинның хатыны Фидалия декрет ялында булуын, аннан соң үз белгечлеге буенча икътисадчы булып эшкә урнашырга җыенуы турында сөйләде.
"Без, һичшиксез, сезгә эшкә урнашуда ярдәм итәчәкбез, улыгызны үстерергә һәм тәрбияләргә бөтен республика ярдәм итәчәк. Һәлак булган егетләребезнең балалары безнең аерым игътибарда", - диде Радий Хәбиров.
Быел 30нчы иҗат сезоны ачылыр алдыннан Сибай концерт-театр берләшмәсендә «Сибай» халык ансамбленең репетицияләр залына Илнар Хатмуллин исеме бирелде. Залга керүчеләрне герой портреты каршы ала...
фото: башинформ