+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
15 декабрь 2023, 05:46

Көчебез – бердәмлектә!

Башкортстан Республикасы ЛХР һәм ДХР халкына даими ярдәм күрсәтә.

Көчебез – бердәмлектә!Көчебез – бердәмлектә!
Көчебез – бердәмлектә!
Республика төзүчеләре ЛХРның Красный Луч шәһәренең 29нчы мәктәбендә яңа тәрәзә блоклары һәм янгынга каршы ишекләр урнаштырды. Бу хакта Луганск Халык Республикасы Хөкүмәте үзенең телеграмма-каналында хәбәр итә.

Шулай ук республика төзүчеләре бригадасы белем бирү учреждениесендә бөтен плитканы, сантехниканы, җылыту системасын алмаштырды һәм яңа бойлерлар урнаштырды. Моннан тыш, яңадан стеналар буялган, спорт залларындагы махсус япмалар, вентиляция челтәрләре алмаштырылган һәм су өчен өстәмә савытлар урнаштырылган.

Мәгълүм булуынча, Красный Лучның 29нчы мәктәбе Советлар Союзы Герое Сафа Хәсәнов исемен йөртә. Батыр солдат Башкортстанда туган. Ул 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең миномет взводы командиры булып хезмәт иткән.

Анда, шулай ук, Сафа Хәсәнов урамы, истәлек тактаташы, аның исемендәге кадет сыйныфы бар. 29нчы мәктәптә педагоглар Сафа Хәсәновның туганнары рөхсәте белән аның фотосурәтләре, батырлык тарихы белән көндәлек җыя, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Өстәвенә, бу уку елы башында республиканың Шәйморатов сыйныфлары укучылары Донбасстагы яшьтәшләренә хатлар язды. Үз хатларында укучылар аларга республиканың ярдәме, Башкортстан турында язды. Балалар хатлар аша дуслар таба алыр, дип өметләнә.
Гомумән алганда, республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстан Луганск балаларына һәм укытучыларына даими ярдәм күрсәтә. Петровскоеда Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге 22нче мәктәп һәм Красный Лучта Советлар Союзы Герое Сафа Хәсәнов исемендәге 29нчы мәктәп укучылары бу уку елы башында яңа китаплар, канцелярия товарлары һәм дәреслекләр алды.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас