Мәчетле районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы “Док” позывнойлы якташыбыз алтынчы тапкыр әти булган. “Башкортостан” мотоукчылар полкы хәрбие кыска вакытлы ялга яңа туган кызын күрергә кайткан. Бу хакта Мәчетле районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әтисе кайткач, сабыйга авыл мәчетендә исем куштырганнар – “Мәдинә” дип исем биргәннәр. Күпбалалы гаиләне котларга Мәчетле районы хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин килгән.
“Бала сәламәт, игелекле, акыллы булып үссен, әти-әниләренә шатлык китерсен. Ватанны саклау буенча изге бурычын үтәгән өчен гаилә башлыгына рәхмәт. Сезнең һәм хезмәттәшләрегезнең ярдәмендә без тыныч шартларда балаларны үстерә алабыз”, – дип изге теләкләрен җиткергән район җитәкчесе.
Гаилә башлыгы контрактка кул куйганчы озак еллар мәктәп казанлыгында, соңгы өч елда Себердә вахта ысулы белән эшләгән. Ирекле янгын сүндерү дружинасы составында була. Хатыны, декрет ялына чыкканчы, мәктәптә укытучы булып эшләгән. Күптән түгел, Әниләр көненә, алты бала әнисенә дәүләт бүләге – “Ана даны” медале тапшырылган.
“Мин “Башкортостан” полкында хезмәт итәм. Безне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр, еш кына районнан гуманитар ярдәм алабыз. Барыгызга да ярдәмегез өчен рәхмәт. Минем белән Мәчетле районыннан тагын 15 егет хезмәт итә. Без барыбыз да беләбез: хатыннарыбыз, балалар, әниләр-әтиләр безнең өчен һәрвакыт догада. Бу безгә алга таба хезмәт итү өчен көч бирә”, – дигән гаилә башлыгы.
Фото: Мәчетле районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге.