+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 Декабря 2023, 07:30

"Без булмасак, кем?"

Махсус хәрби операциядән яраланып кайткан яугир янә шунда барырга җыена.

"Без булмасак, кем?""Без булмасак, кем?"
"Без булмасак, кем?"
Әлшәй районыннан дүрт бала атасы махсус операция зонасында хезмәт итәргә карар кылган. Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин хәбәр итүенчә, «Низам» позывнойлы хәрби хезмәткәр узган елның мартында үз теләге белән СВОга язылган.

"Мин читтә кала алмыйм. Бездән башка тагын кем?! Егетләр, дуслар яу яланында бер-беребезгә ярдәм итәбез. Илебез безне заманча корал, кием-салым, җиһазлар, азык-төлек белән кирәгенчә тәэмин итә, ә без үзебезнең ир-егетлек бурычыбызны үтәргә тиеш!" - дигән яугир.

Билгеле булганча, хәзер "Низам" яраланганнан соң реабилитация уза. Савыкканнан соң ул янә алгы сызыкка иптәшләре янына китәргә җыена.

Фотр: Дамир Мостафин аккаунтыннан.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас