"Иң шәп, асыл, батыр егетләребез бүген махсус хәрби операция зонасында, - диде ул. - Анда катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының проблемаларын хәл итүгә бөтен көчебезне бирәбез. Бу эштә бөтен республика катнаша. Волонтерлар чын патриотлар булып үсә. Русия Герое Максим Серафимов исемендәге "Патриот" паркында 5 мең мәктәп укучысы әзерлек үтте. Тиздән шушындый үзәкләр Баймак, Кыйгы һәм Стәрлебаш районнарында ачылачак.
Меңнәрчә якташыбыз - Батырлык, Миңнегали Шәйморатов, Салават Юлаев, Жуков исемендәге орденнар һәм башка дәүләт бүләкләренә, ә җидесе "Русия Герое" исеменә лаек булды.
Кичә Гафури районының Красноусол авылында махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган "Башкортстан " мотоукчылар полкының танк батальоны командиры, подполковник Андрей Мигунов белән хушлаштык. Аңа да "Русия Герое" исемен бирү мәсьәләсе хәл ителә".
Фото: башинформ